Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Лобачевскийның укытучысы татар булганмы?

Чынлап та, Лобачевскийның математика укытучысы татар кешесе. Аның мәшһүрлеге Лобачевскийдан бер дә ким булмаган, диләр.

Чынлап та, Лобачевскийның математика укытучысы татар кешесе. Аның мәшһүрлеге Лобачевскийдан бер дә ким булмаган, диләр.

Мәгълүмдер ки, атаклы галим Казан гимназиясендә укый. Карл Фукс урамында урнашкан бу бинада Лобачевский латин теленнән, рус әдәбиятыннан, арифметика белән геометриядән Нигъмәт Ибраһимов (1778-1818) дигән татар кешесеннән белем ала.

Бу шәхес тарихка иң элек атаклы әдәбиятчы (ул XIX гасыр башында Идел буе һәм Урал тирәсендәге әдәбиятчыларның беренче берләшмәсен төзи), тәрҗемәче, җырлар авторы, шагыйрь һәм мәсәлче буларак кереп калган.

Аның рус телендә иҗат иткән «Ах, вы ясные очи!», «Вечером краcна девица» (бу җыр текстындагы «С милым рай и в шалаше» дигән сүзләр хәзер әйтемгә әверелгән), «Во поле березонька стояла» дигән җыр текстлары хәзер рус халык җырлары булып йөри.

Н.Ибраһимов шулай ук антик поэзияне, ХVII-ХУIII йөз рус һәм чит ил әдәбиятын яхшы белгән, латин, грек, француз һәм немец телләреннән русчага тәрҗемә иткән.

Танылган рус язучысы С.Т.Аксаков — шулай ук аның укучысы. Язучы үзе бу хакта менә ничек искә ала: «Славян теле грамматикасы укытучысы Николай Мисаилович Ибрагимов (гимназистлар һәм укытучылар Нигъмәт Ибраһимовны шулай атап йөрткән) үзе төзегән китап белән укытты. Әдәби юнәлеш алуымда бу кешенең роле гаҗәп зур».

Николай Лобачевский укыган югары арифметик класста 1804 елда математикадан Нигъмәт Ибраһимов сабак биргән. Архив материалларыннан күренгәнчә, августта — бөтен, катнаш саннар, сентябрьдә — уңай, тискәре саннар, натураль һәм вакланма саннардан тамыр алу һәм аларны дәрәҗәгә күтәрү, октябрьдә — бином дәрәҗәләре өйрәнелгән. Ноябрьдә исә гамәли күнегүләргә күбрәк вакыт бирелгән. 

1805 елга чыккач, бөтен һәм вакланма саннар белән тигезләмәләр чишелгән. Димәк, математика курсының нигезен тәшкил итүче төп бүлекләр белән Н.И.Лобачевскийны Н.Ибраһимов таныштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев