Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Лимонда ничә вольт? (Нәни тәҗрибәчеләр өчен)

Сез «яшел энергетика»ның нәрсә аңлатуын беләсезме? Хикмәт шунда - яшелчә һәм җиләк-җимешләрне батарейкалар итеп файдаланып, алар ярдәмендә, лампочка кабызырга мөмкин икән.

Моның өчен беренче чиратта кайсы җиләк-җимештә энергиянең күбрәк булуын белергә кирәк.

Алмада - 0.55 вольт
Лимонда - 1 вольт
Помидорда - 0.60 вольт
Апельсинда - 0.65 вольт
Бәрәңгедә - 0.85 вольт
Бананда - 0.40 вольт

Инде хәзер бу түләүсез энергиядән файдаланырга өйрәник. Лимонны юып, коры чүпрәк белән яхшылап сөртәбез. 0,2-0,5 мм калынлыкта һәм 10 см озынлыкта ике кисәк бакыр үткәргеч әзерлибез. Безгә әле тимер канцелярие «скрепка»сы һәм кесә фонарының лампочкасы да кирәк булачак.

Үткәргечләрнең ике башын да 2-3 см озынлыкта чистартабыз. Лимонга скрепка урнаштырып, аңа үткәргечләрнең бер башын чорныйбыз. Икенче үткәргечнең башын лимонга 1 см чамасы тыгабыз. Моның өчен башта лимонга энә белән тишек ясарга кирәк булачак. Үткәргечләрнең буш калган ике башын лампочкаларның контактларына тоташтырабыз.

Лампочка кабыначак!

Ут көчле булмаса, тагын берничә лимон кушып, көчәйтергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев