Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кызыл карлыган шифасы

Кызыл карлыган үзенең файдалы үзлекләре буенча кара карлыганнан бер дә калышмый.

Аның җимеше генә түгел, яфрагы да файдалы. Кызыл карлыган салкын тигәндә ярдәм итә, тирләтә, температураны төшерә, җиңелчә генә эчне йомшарта. Аппетитны ача, матдәләр алмашын яхшырта. Карлыган согы азканлылыктан булыша, иммунитетны күтәрә. Җимешнең файдалы үзлекләре эшкәрткәннән соң да саклана.
Желе
Берәр стакан кызыл карлыган согы һәм шикәр комы кирәк. Шикәре эреп беткәнче яхшылап болгатырга. Бераз утта тотарга да була. Мондый желены банкага тутырып, полиэтилен капкач капларга һәм суыткычта тотарга кирәк.
Мармелад
1  кг кызыл карлыган, 0,5 кг шикәр комы кирәк. Карлыганны йомшарганчы пешерергә. Аннан иләктән үткәрергә, шикәр комы кушып, авырлыгы чама белән 1 кгга калганчы кайнатырга. Кайнар мармеладны юеш эмаль формага агызырга. Суынгач кискәләргә, шикәр комы сибәргә.
Морс
Кызыл карлыганны бераз су салып кәстрүлдә 2 минут пешерергә. Агач кашык белән изеп,тәменчә шикәр комы өстәргә һәм кайнатып чыгарырга. Кышка саклау өчен кайнар килеш банкаларга тутырырга.
Кетчуп
2  кг кызыл карлыган, 1 кг шикәр комы, 250 мл 5 процентлы шәраб яки аш серкәсе, 1 аш кашыгы дарчин, 2 аш кашыгы вакланган канәфер, 1 чәй кашыгы борыч кирәк. Карлыганны изеп, тәмләткечләрне кушарга һәм 20 минут кайнатырга. Кетчуп куергач, уттан алып, банкаларга тутырырга, тимер капкач белән капларга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев