Танылган журналист Рәмис Латыйповның яңа ел белән бәйле истәлекләре.
Әгәр мин утыз яшькә яшьрәк булып, Кыш бабайга хат язсам, аннан нәрсә сорар идем икән? “Әниләр: “Иң мөһиме - рухи байлык”, - диләр, шул рухи байлык янына соңгы модель айфоныңны да сал, ә инде модельләрен аера алмыйм дип курыксаң, акчалата бир, ялгышмассың", - дияр идемдер, мөгаен. Хәзер алай Кыш бабайны интектерәсем килми, ул болай да пенсионер, пенсия яшен арттыргач, пенсиягә чыга алмыйча тилмереп йөри. Шуңа болай дим: "Кыш бабай, миңа берни дә кирәкми, менә ул Яңа ел алдыннан бәяләрне арттыр әле дип кем сорады синнән, шул юньсезнең исемен беләсем килә", - дияр идем.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев