Кыш бабай миңа: «Син зур артист булачаксың!» диде
Җырчы Эльмира Кәлимуллина котлавы.
Кечкенә чакта, балалар бакчасында бер елны Кыш бабайга спектакль күрсәттек. Минем бик катнашасым килде инде бу тамашага, төлке ролен бирделәр. Әй әзерләндем, әй дулкынландым... Спектакльдән соң Кыш бабай миңа: «Син зур артист булачаксың!» дип мактау сүзләре әйтте. Шул сүзләрне хәзер дә искә алам. Үземә ышаныч арта.
Өемдә Кыш бабай күрсәмме? Тәмле итеп чәй әзерләп сыйлар идем үзен. Эше бик катлаулы бит. Бераз булса да ял иттерер идем.
Яңа елда барыбызга да сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф белән яшәргә язсын. Таланларыбызны камилләштереп, үз юлыбыз белән алга барырга насыйп булсын. Дөньяны тагын да матуррак итеп!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев