Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кыш турында ниләр беләсең?

Кар бөртекләре җырлый беләләр икән.

  • Кар бөртекләре, кешеләр кебек үк, бер-берсеннән аерылалар. Бик күп тикшеренүләр нәтиҗәсендә охшаш ике кар бөртеге табылмаган. Ә кеше кулына эләккән иң эре кар бөртегенең диаметры 38 см булган.
  • Бик беләсең килсә, Җир шарындагы 7 миллиардтан артык кешенең яртысыннан артыгы бер тапкыр да кар күрмәгән икән. 
  • Без инде 25-30 градус салкыннарда ук суыктан зарлана башлыйбыз. Ә тарихка кереп калган иң салкын температура 2013 елда җир йөзенең иң салкын материгында — Антарктидада теркәлгән. Тикшеренүчеләр минус 91,2 градус күрсәткечен эләктереп кала алганнар. Шулай ук, Антарктида материгында иң биек тауда кызыл, сары һәм алсу төстәге карны күргәннәр.
  • Кар бөртекләре җырлый беләләр икән. Тик, ишетү сәләте чикләнгәнлектән, кеше бик түбән ешлыкларны ишетми. Галимнәр туңган кристалларның, суга кагылгач, аваз чыгарганнарын ишеткәннәр. Ләкин бу аваз балыкларга бер дә ошамый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев