Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кояшта кызыну кагыйдәләре

Иртә сәгатләрдә кызынып калырга тырышыгыз яисә – сәгать дүрттән-биштән соң.

Унбер белән көндезге дүрт арасында кояш нурлары аеруча актив, алар тирегезне пешерергә мөмкин.

Беренче тапкыр кызынганда, кояш астында биш минуттан артык булмагыз. Кояшка чыгар алдыннан минераль майлар нигезендә ясалган крем сөртмәгез.

Эфир майлары һәм исле май кулланмагыз.

Тирегезгә кояштан саклый торган крем сөртегез. Мондый майларның һәркайсында «SPF» дип язылган билге янында сыйфат күрсәткече дә була. Мәсәлән, «SPF-50» дип язылса, бу крем тире сәламәтлеген ультрафиолет нурларыннан 50 тапкыр күбрәк саклый.

Башыгызга эшләпә яисә панама киегез, күзлек алырга да онытмагыз.

Пляжда лимонлы су эчү дөрес. 

Судан чыгып сөртенмәгән очракта кояш нурлары тизрәк «ашый».

Ач килеш кызыну тыела. Тәнегез матур һәм тигез каралсын өчен кишер, карбыз, помидор, персик, абрикос ашагыз. Аларда бета-каротин күп, ә ул үз чиратында меланин барлыкка килү процессын тизләтә.

Тирегез картаймасын дисәгез, кояшның зарарлы нурларыннан саклану өчен туклану рационыгызда чикләвек, үсемлек мае да кулланыгыз. Алар Е витаминына һәм селенга бай.

Шпинат, кәбестә, суган ирекле радикаллардан саклый. Нинди дә булса дару я башка дәвалану чарасын даими кулланган булсагыз, табиб белән киңәшләшмичә кызына күрмәгез. Күп синтетик дарулар, аеруча төрле үләннәрдән эшләнгәннәре кояш нурларының зарарын көчәйтә генә.

Чыганак: © Марат Кәбиров сайты - http://maratkabirov.com/selemet/koyashta-kyzynu-kagyjdalare.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев