Кош тизлегендә...
Бу кызык

Кош тизлегендә...

Үз вакытында СССР мотоцикллар җитештерү буенча дөньяда икенче урында булган.

  • Беренче мотоциклны немец инженеры Готтлиб Даймлер уйлап тапкан. 1885 елның 29нчы августында ул аңа патент алган. Шул ук елның ноябрендә Г. Даймлерның улы Пауль анда йөреп тә күрсәткән – ул әтисенең ачышында 10 чакрым юл узган. Мотоцикл агач рамлы булган, двигателе гади керосинга эшләгән. Конструкциянең гомуми авырлыгы 50 килограмм тирәсе тәшкил иткән.
     
  • Ирландиядә ашыгыч ярдәм табиблары фаҗига урыннарына үзләренең мототранспортларында килеп җитәләр икән. Аларның мотоцикллары 290 км/сәг тизлек белән йөри. Мондый хезмәт, нигездә, мотоярышларда кулланыла.
     
  • Башта мотоциклчыларның махсус киемнәре һәм саклану чаралары булмый. Аннары күзлекләр, күн башлыклар барлыкка килә. Заманча шлемнарны нейрохирург Хью Кэрнс уйлап таба. Моңа мотоциклда һәлак булган дусты сәбәпче була.
     
  • Голливуд актеры Брэд Питт мотоцикллар коллекциясе җыя. Аның мотопаркында безнең легендар коляскалы «Урал» мотоциклы да бар, ди.
     
  • 1989 елда СССРда «Ночные волки» («Төнге бүреләр») байкерлар клубы ачыла. Ул халыкара статуска ия һәм аның бөтен дөнья буйлап 45тән артык филиалы бар. 
    Фото Фрипик сайтыннан.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев