Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Көн дә Сабантуй

Шагыйрь Рифат Сәлахның тормыш иптәше Алия Сәлахова: "Бездә ул Сабантуйның беткәне дә юк"

"Бар җиһанда Сабан туе зыкымы. Инстаграмга керсәң, халык куыша-куыша яллардагы бәйрәм фотосын куя, меңләгән сторизлар: бардым-күрдем-фотога төшердем-интернетка элдем.

Бездә ул Сабантуйның беткәне дә юк: зал уртасында уенчыклардан мәйдан корылган, ниндие генә юк; шулар арасында ике сабый бушаган су шешәсе өчен көрәш алып бара, аннан соң озын таяк тотып (каян алганнарын сорамагыз) "Мин рыцарь!" – дип чабыш башлана; чүп капчыгына кереп сикерүләр, диван башыннан өстәлгә, өстәлдән тәрәзә төбенә үрмәләп менүләр; залда буш урын беткәч, йокы бүлмәсенә кереп пикник корулар.

Ярый учак ягарга сорамыйлар. Кич белән йоклар алдыннан яңа сулыш ачылып, кичке Сабан туйлары турында язып ятмыйм, балалары булганнарда шундый ук хәлләрдер", - дип язган социаль челтәрдә шагыйрь Рифат Сәлахның тормыш иптәше Алия Сәлахова.

Аңа: "Иң күңелле, иң мәшәкәтьле сабан туйлар! Сагынып сөйләрлек сабан туйлар!"

"Чыннан шулай бит", дигән җаваплар язганнар.

Фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шатлыгыбыз бит ул-Безнең Сабан туйларыбыз! Фотолар шул шатлыкны ничектер белдерергә,бөтен дөньяга күрсәтү максатыннан,татарның кем икәнен белеп торсыннар өчен эшләнә торган бер форсат кына ул.Төшерсеннәр фотога, интернет тулсын,үзебезнең бәйрәмебез бит ул-горурлыгыбыз!

    • аватар

      Комеш Кынгырау

      0

      0

      Монда автор Сабантуй бәйрәме фотоларына каршы фикердә түгел, балалы кешенең өендә көн саен Сабантуйдагы кебек хәрәкәт, шаукым, күңелле димәкче була.