Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Көмеш кыңгырау»сыз – күңелсез ул!

«Көмеш кыңгырау» – балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә чыгучы бердәнбер газета. Киләсе ел башыннан Татарстанда гына түгел, Россиядә дә тарала башлаячак ул.

Журналлардан аермалы буларак, балалар, яшүсмерләр иҗатына күбрәк урын бирә ала «Көмеш кыңгырау». Нинди генә язмалар юк бездә! Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр дә язалар малайлар-кызлар, уңышлары, җиңүләре, шатлык-сөенечләре һәм кызыклы фикерләре белән дә уртаклашалар. Һәм менә шуларның барысын бергә җыйгач... бик шәп, матур бизәлешле балалар-яшүсмерләр газетасы килеп чыга!

«Көмеш кыңгырау» белән хезмәттәшлекнең тагын бер уңай ягы бар бит әле аның – редакция белән даими элемтә тотучы яшь хәбәрчеләребез  Татарстан язучылар берлеге белән берлектә игълан ителгән Шәүкәт Галиев исемендәге премиягә дә исәп тота алалар.

«Көмеш кыңгырау»сыз калмагыз, кадерле дуслар! Бергә-бергә күңеллерәк бит!


«Көмеш кыңгырау»га онлайн язылу биредә►https://podpiska.pochta.ru/press/П2370

 

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев