Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Көмеш кыңгырау»да кунакта

Безнең редакция бу көннәрдә яшь дусларын кабул итә.

Кичә Чаллы шәһәренең 42нче мәктәбенең 2Е сыйныфы укучылары «Көмеш кыңгырау»да кунакта булды.

Бүген «Яшь журналист» түгәрәгенә йөрүче балалар җитәкчеләре Заһидуллин Рафис Әскәр улы белән Алабуганың үзеннән үк килгәннәр.


Алар газета чыгару эшенең кызык та җаваплы да икәнен үз күзләре белән күрделәр.

«Көмеш кыңгырау» - сигез битле булып атнага бер чыга торган матур, кызыклы газета.
Аның
беренче номеры 1996 елның 3нче гыйнварында дөнья күргән.
Бүген газета бик күп кызыклы сәхифәләрне үзенә берләштерә. Мәктәп хәбәрләре өчен «Ачык ишек» чыгып килә, дусларыгыз турында сөйлисегез, кызыклы фикерләр белән бүлешәсегез килсә, «Кызыл юлдан» сәхифәсенә хатлар юллый аласыз. 
Шигырьлә
регезне «Күңелемдә шигырь туды» сәхифәсендә урын ала. Балалардан килгән әкиятләр, хикәятләр «Беренче адымнар» сәхифәсендә урын алачак. Иҗат итәргә яратучылар өчен махсус бәйгебез бар. «Башлам бездән, дәвам сездән...» дип атала ул.
Бу турыда журналист Лилия Гыйбадуллина сөйләде.

Газетаны версткалау, бизәү серләре белән Ләйлә Абдуллина, Илшат Фәррахов, Гөлшат Илалетдинова таныштырды.

 

Журналист һөнәренең кызыклы очрашуларга һәм вакыйгаларга бик бай шул ук вакытта бик җаваплы булуны таләп итүен балалар аңлаганнардыр, мөгаен.

Фотода 42нче мәктәбенең 2Е сыйныфы укучылары укытучылары Бикмуллина Ләйсән Ильяс кызы белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев