Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Китапханә тәкъдим итә!

Сезнең игътибарга! Янәдән китапханәдә яңа китаплар. Алар арасында  «Ел китабы 2020» китаплары да бар.  

            Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат - кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар – безне балачактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз! Бу фикер белән һәр кеше дә килешәдер, әлбәттә.     Хөрмәтле китап сөюче дусларыбыз. Сезнең игътибарга! Янәдән китапханәдә яңа китаплар. Алар арасында  «Ел китабы 2020» китаплары да бар.                  Шул уңайдан сезне шуларның берничәсе белән таныштырып үтәрбез.          

 Рөстәм Галиуллинның балалар өчен язган (6+) «Биш «ике»ле» дип аталган китабы. Язучының әлеге китабына соңгы елларда иҗат ителгән шаян да, моңсу да хикәяләре тупланган. Аларда сез үзегезгә бик таныш булган – планшетсыз тора алмаган Айдарны да, бер көн эчендә биш «икеле» алып өлгергән Азатны да, спортчы малай Камилне дә, гипнозчы малай Марсельне дә намусы уянган Әскәрне дә – тагын бик күп геройларны очратырсыз.                                                                 

 Алдагы таныштырып үтәсе китап – Алинә Бикмуллинаның (6+) яшүсмерләр өчен  «Йолдызлар шулай куша» китабы. Бу китапта исә мәктәп тормышы белән бәйле юмористик хәлләр чагыла. Барлык вакыйгалар да шук, шаян, теләсә нинди хәлләрдә дә югалып калмый торган Шәмси исемле егет тирәсендә бара.                        

     Чираттагы табадан төшкән китап Илсөяр Ихсанованың (0+) «Биюче бал корты» дип атала. Бу китапны кулга алсаң, аны укып бетерми кулыңнан төшермисең, әлбәттә. Бал кортының биюен күргәнегез бармы? Замана песие вакытын ничек уздыра икән? Әнидән тәмле әйберне ничек сорап алырга? Кәҗә килсә, аны ничек куып җибәрергә? Әлеге сорауларга китапта җавап табарсыз, өстәвенә, кызыклы табышмаклар белән дә танышырсыз!                                                                           

  Алда тәкъдим ителәсе китапларның тагын берсе Лиана Әмирханованың (0+) «Үстерә торган китап». Тизрәк үсәр өчен нишләргә? Яхшылап ашарга, физик күнегүләр ясарга, күпне белергә тырышырга кирәк. Әлбәттә инде, әлеге китап ярдәмгә килә. Хәрефләр өйрәнергә, ел фасылларын, ай исемнәрен белергә, хайваннар дөньясы турында мәгълүмат табып, алырга була кирәк чакта әлеге китаптан.                                                                                           

 Алга таба таныштырып утәсе китап, Җәүдәт Дәрзаманның (0+) «Канатлы каһарман» дип атала. Күренекле балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Дәрзаман иҗаты кызыклы маҗараларга бик бай. Әлеге китапта Нур – Задә исемле егетнең, Көрән – Бакый атлы кырмысканың нинди батырлыклар эшләве, Илгизәр исемле малайның дөнья буйлап сәяхәте, әтәч белән тавыкның төлкене җиңүе, карурман кунакларының олы бәйрәм - Яңа ел каршылаулары, «ике»леләр белән «биш»леләр көрәше, һичшиксез, укучыларыбыз өчен мавыктыргыч булыр.                                                                                                                                                                                         

  Резидә Вәлиева, Түбән Кама шәһәренең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев