Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Хыялым – Казанда уку!

Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә яшәүче 16 яшьлек Зөлфия Таранова белән таныштырыйк әле сезне.

– Зөлфия, Татарстаннан читтә яшәп тә менә дигән итеп татарча сөйләшәсең, «Әдәби марафон»нарда катнашасың... Сере нидә икән моның?

– Кечкенә вакыттан  татар телендә генә сөйләштем – мине зур әнием, Шәрәфетдинова Нурия Сәлим кызы өйрәтте. Ул – Бишкектагы «Туган тел» татар-башкорт үзәгендә татар теле укытучысы.

Ул биредә утыз елдан артык балаларга һәм олыларга татар телен өйрәтә. 2015 елда бездә Каюм Насыйри институтының Бишкек үзәге ачылды. Бу үзәкне КФУ доценты Шәяхметова Ләйсән Хәбир кызы ачты. Монда якшәмбе татар мәктәбе эшли. Хәзерге вакытта мәктәптә 6 яшьтән башлап 60 яшькә кадәр 36дан артык кеше укый.

– Ә «Әдәби марафон» га ничек килеп эләктең?

– Әйе, мин «Әдәби марафон»да катнаштым. Бу марафон турында безгә Ләйсән Хәбировна әйтте. Татарстан тарихы, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә һ.б турында язган идем. Әлбәттә, бу мәгьлүматны язганда, мин интернет материалларын кулландым һәм шунда моңача белмәгән яңалыкларны белдем. Безнең татар мәктәбеннән 2 кеше катнашты: мин һәм Чуханова Сабина.

– Димәк, китаплап укырга яратасың! Бишкек кызы ниләр белән кызыксына икән тагын?

– Мин күп нәрсә белән шөгыльләнәм: 8 яшьтән мин музыкаль мәктәптә: фортепианода уйнарга өйрәндем. 2018 елда укуны тәмам иттем һәм кызыл диплом алдым. Мине, зинһар, мактана дип әйтмәгез, чөнки Каюм Насыйриның сүзләре миңа бик охшады: «Мин, мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый».

Тагын, мин милли биюләр белән мавыгам – «Туган Тел» оешмасында «Яшьлек» бию төркемендә биим, төрле шәһәр чараларында катнашабыз.

– Татарча белүче дусларың бармы? Күпме?

– Әйе. Мин алар белән татар мәктәбендә таныштым, без бергә татар теленнән олимпиадада катнашабыз, бергә биибез, җырлыйбыз. Татарстанга форумга баргач та кызлар белән таныштым һәм алар белән язышам. Шунысы кызык, Казанда яшәп, алар татар телен белмиләр.

– Казанда еш буласыңмы?

Казанда 6 мәртәбә булып, яшьләр белән күп аралаштым... Форумнарда үзем өчен бик күп кызыклы нәрсәләр белдем. Мәсәлән, проектлар язарга өйрәндем.

2019 елда без Казанга апрель аенда татар олимпиадасына, июнь аенда рус олимпиадасына, август аенда «Тартария» дигән форумга бардым. Ул өч сәфәрдә мин бик күп танылган кешеләрне күрдем. Театрда Салават Фәтхетдиновны күрүемне әлегәчә искә алам.

– Сине борчыган уйлар бармы, Зөлфия?

– Мине Татарстанда яшәп, татар телендә сөйләшкән яшьләр бик әз булуы борчый. Татар теле югала бара, ә тел югалса, гомумән, халык та югалачак.

Без Кыргызстанда телне һәм мәдәниятне саклап калырга тырышабыз. Каюм Насыйри әйткән бит:«Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен». Һәм бу сүзләрне без үзебезгә шигарь итеп саныйбыз. Безнең укытучы, Нурия Сәлимовна, дәресләрне бик кызык алып бара, безне татар телен өйрәнсеннәр дип тырыша.

– Бишкек белән таныштыр әле безне, Зөлфия.

– Бишкек – Кыргызстанның башкаласы, Ала-тоо таулары астында урнашкан. Язын тауларда күп төрле чәчәкләр ата, шуңа күрә таулар ала төстә була. Бишкек, Казан белән чагыштырганда, зур шәһәр түгел, ләкин үзенчә матур ул. Казан инде искиткеч матур шәһәр! Мин Казанга гашыйк булдым! Хыялым да – Казанда уку. Әлбәттә, мин туган шәһәремне дә бик яратам. Бездә дүрт мәйдан бар. Иң зур мәйдан – Ала тоо мәйданы. Монда без бар бәйрәмнәрне дә үткәрәбез. Биредә 12 суаткыч тирә-якка салкынлык бирә. Шәһәрнең үзәк кибете каршында бакырдан ясалган атлар көтүе композициясе төзелгән. Аның скульпторы – татар кешесе Зиннәтулла Ишмурзин.

 

Зөлфиядән тәмле сый:

Кыргыз милли ашларының берсе – Бишбармак. Эре итеп токмачны кисәбез һәм итле шулпада пешереп алабыз, аннары җәйпәч савытка салабыз. Итне күп итеп шул токмач өстенә вак кына турыйбыз. Аннары суганны тәгәрмәч итеп кисәбез һәм майлы шулпада әз генә пешереп алабыз да ит өстенә салабыз.

Бишбармакка кушып шулпа бирелә. Шулпага яшел тәмләткечләр һәм пешерелгән кишер салына. Бармакны йотарлык тәмле ризык бу! Рәхим итегез, сез дә әзерләп карагыз әле!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев