Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Хоккей уены турында 9 кызыклы факт

2019 елның 10нчы маеннан 26нчы маена кадәр Словакияның Братислава һәм Кошице шәһәрләрендә хоккей буенча 83нче дөнья чемпионаты узды. Әлеге чемпионатта 16 ил катнашты, алар арасында, әлбәттә, Россия да бар иде.

Хоккей дөньясының иң зур һәм эмоциональ вакыйгаларының берсендә, үзебезнең командабыз өчен җан аттык. Финалда Финляндиянең җыелма командасы Канаданы җиңеп, үз тарихында өченче тапкыр чемпион булды.

Шушы уңайдан әлеге спорт төре белән бәйле кызыклы фактларны карап китәргә тәкъдим итәм.

 

1. Иң беренче хоккей уены 1875 елның 3нче мартында Канаданың Монреаль шәһәрендә уза.

2. Иң элек хоккей шайбасы квадрат формасында була, аннан тыш беренче дүрт елда (1875-1879) уенны агач шайба белән уйныйлар.

3. «Detroit Free Press» мәгълүматы буенча, 68% профессиональ хоккей уенчылары бозда кимендә бер теш югалтканнар.

4. Хоккей капкасына ятьмә кую идеясен балыкчы Френсис Нель Нон капкага шайба кергәнлегенә инаныр өчен уйлап таба.

5. Лев Яшин футболда да, хоккейда да яхшы капкачы була. Ул ике спорт төрендә дә зур уңышларга ирешеп, СССРның төрле кубокларын яулый. Яшинны хоккейдан совет милли җыелма командасына чакыралар, ләкин ул үзен тулаем футболга багышларга була.

6. СССРның милли җыелма командасы тарихта бер тапкыр да дөнья чемпионатыннан медальсез калмый.

7. Вакыт буенча иң озак уен 2017 елның 12нче мартында Норвегия чемпионатында плей-оффта уйнала. «Сторхамар» белән «Спарта» хоккей командалары бозда 217 минут һәм 14 секунд булалар, һәм җиңүчене бары тик 8нче овертаймда гына билгели алалар. Уен якшәмбе 18:00 башланып, дүшәмбе 02:42 бетә. Иң соңгы һәм мөһим шайбаны Йоаким Йенсен кертә. Шулай итеп, «Сторхамар» командасы җиңүче була. (2:1)

8. Шайба вулканик резинадан ясала, ул бозда «сикереп» йөрмәсен өчен, аны уен башына кадәр салкында тоталар.

9. 1995 елда хоккейда бер кызыклы традиция барлыкка килә: хоккей ганимәтен (трофей) җиңгән команданың уенчыларына берәр көнгә аны үзләре белән теләгән җиргә алу мөмкинлеге бирелә. Шулай итеп, Мартин Бродо 2003 елның җәендә, әлеге кубокны кинотеатрга алып бара. Мартин кубокка тозлы попкорн салып, рәхәтләнеп кино карый.



Гыйльманова Алсу, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия, 11нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев