Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Хатыны сукырайгач, меңләгән чәчәк утырткан

(чын мәхәббәт зур көчкә ия )

Ирле-хатынлы Куроки Япония авылларындагы , бер фермага 1956 елда өйләнешкәч тә килеп төпләнгән. Алар ике бала тәрбияләп үстергән, бик бәхетле булганнар. Әмма аларны да хәсрәт читләтеп үтмәгән.

Шикәр чире азып китеп, миссис Куроки көн яктысын күрүдән бөтенләй мәхрүм калган. Ул, бик нык төшенкелеккә бирелеп, өйләреннән чыкмый ята башлаган. Тормыш мәгънәсен югалткан.

Әмма яраткан ире бу хәл белән һич кенә дә килешә алмаган. Һәм үз йортларының ишегалдында меңләгән хуш исле чәчәкләр утыртырга карар кылган. Ул хатынының чәчәкләр хуш исен иснәп күңелен күтәрүен теләгән. Бу чәчәкләрнең хуш исе аның яраткан хатынын өйдән чыгарга һәм тормыштан тәм, ямь табып яшәргә этәргән. Мистер Курокиның бу гамәле чын мәхәббәтнең нинди зур көчкә ия икәнлеген күрсәтә!

 

"Кызыклы фактлар" төркеме

чыганак http://www.tatar-islam.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев