Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Халыкара балаларны яклау көне кайда һәм ничек?

Бу көн календарьда кызыл белән билгеләнмәсә дә, аеруча истәлекле булып күңелгә кереп кала.

Әлеге бәйрәмнең ни өчен 1нче июнь көнне билгеләп үтелүе мәгълүм түгел. Кайбер мәгълүматлар буенча, 1925 елда Кытайның Сан-Францискодагы Генераль консулы ятим балаларны җыя һәм алар өчен Дуань-у цзе (көймәләр һәм драконнар) фестивале оештыра. Шулай ук әле бу көн Женевада «балалар» конференциясе үткәрү вакыты белән дә туры килә.

Халыкара балаларны яклау көненең флагы бар. Үсешне, гармонияне, сафлык һәм уңдырышлылыкны гәүдәләндерүче яшел фонда Җир билгесе тирәсендә кызыл, сары, зәңгәр, ак һәм кара сыннар урнаштырылган. Әлеге сыннар төрлелек һәм сабырлык символлары. Үзәктә урнашкан җир билгесе – ул безнең уртак йортыбыз.

Кызыклы фактлар:

1. Кайбер илләрдә баланың дөньяга килгән көне – туган көне булып саналмый. Кореядә, мәсәлән, бу көнгә ана карынында яткан 9 ай вакытны да кушалар икән.

2. Сейшель утрауларында балаларны яклау көне бер ай дәвам итә.

3. Башка илләрдә балаларны яклау көне 20 ноябрьдә – Бала хокуклары Конвенциясе расланган көнне билгеләп үтелә.

4. Кытайда бу көн мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ял көне дип игълан ителгән. Алай гына да түгел, хәтта әти-әниләр өчен дә бу көнне ял бирелә. 1 июньдә Кытайда музейлар, кинотеатрлар һәм башка күңел ачу урыннары бушлай эшли.

Бу бәйрәм балаларның нәрсә әйтергә теләгәннәрен ешрак тыңларга кирәклеген, кечкенәләрнең дә «зур» проблемалары булуын искә төшерә. Беренче чиратта балалар турында кайгырту, ата-ана назы һәм ярату кирәк булуын онытмаска иде. Өлкәннәргә балалар өчен яхшы үрнәк күрсәтергә кирәк. Елга бер генә тапкыр түгел, ә 365 көн дәвамында. Балалар бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрвакыт әти-әни кайгыртуын, сөюен, якыннар игътибарын тоеп яшәсен. Илдә һәрвакыт тынычлыклар булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев