Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Халык гипноз белән дәвалануга азрак ышана башлаган

Бу турыда ТАСС Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге хәбәр итә.

Россия халкы гороскопларга һәм астрологик фаразларга азрак ышана башлады, дип хәбәр итә ТАСС Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруга сылтама белән.

Сораштыру мәгълүматларына караганда, 2019 елда Россиядә яшәүчеләрнең 15 проценты гына астрологлар киңәшләренә һәм фаразларына ышана. Чагыштыру өчен: 2015 һәм 2000 елда мондый кешеләрнең өлеше ике тапкырдан да артыграк иде - 31% һәм 33%.

Моннан тыш, РФ халкы гипноз белән дәвалануга азрак ышана башлаган. Аларның саны шулай ук ике тапкырга диярлек кимегән — 2015 елда 41%тан һәм 1990 елда 63%тан 2019 елда 22%ка кадәр. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189164/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев