Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кешеләр атлар белән 5 мең ел элек дуслашкан

Безнең тирәлектәге иң кызык хайваннарның берсе инде ул – ат.

5 мең ел элек дуслашкан

Безнең тирәлектәге иң кызык хайваннарның берсе инде ул – ат. Бу хайваннар, тугач та берничә сәгать узуга ук, йөгереп китәргә сәләтле. Һәм алар басып та йоклый ала.

Кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр якынча 5000 ел элек башланган. Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли. 

Иң зур һәм иң кечкенә...

Планетада иң зур ат токымы – Шайр. Аның авырлыгы 900-1520 килограмга, буе 219 сантиметрга хәтле җитә. XIX гасырда шайрлар иң авыр йөк ташучы хайваннар булган.

Дюймовочка – дөньядагы иң кечкенә ат. Аның биеклеге 43 сантиметр, авырлыгы 26 килограмм. Ул 2006 елда рәсми рәвештә дөньядагы иң кечкенә ат буларак Гиннес рекордлар китабына кертелә. Туганда аның зурлыгы нибары 15 сантиметр була.

Иң зур күзләр иясе

Атлар, җирдәге имезүчеләр арасында, иң зур күзләр иясе.

Кагыйдә буларак, атның колагы кая юнәлсә, күзләре дә шул якка карый. Әгәр колаклары икесе ике якка борылса, ат берьюлы ике төрле әйберне күзәтә дигән сүз.

Ат якыннан яхшы күрә – хәтта кешенең хәрәкәтен тоя ала. Әмма ерактан күреме начар. Ат алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә. Кояш яктысы аның күзен чагылдырмый. Атлар 360 градус тирәлекне күрергә сәләтле.

Атлар үзара колак һәм күзләр ярдәмендә «аралашалар». Иң экстремаль очракта гына бер-берсенә эндәшергә мөмкиннәр.

Лукас елмая белә!

Дөньядагы иң акыллы ат – Лукас исемле. Ул Гиннес рекордлар китабына кертелгән. Лукас әйберләрнең төсләрен һәм формаларын аера, саный, елмая һәм үбә белә. «Иң акыллы» ат исемен алу өчен, ул катлаулы сынау үтеп, экспертлар биргән барлык саннарны дөрес билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев