Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кем ул блоггер һәм блоггингның нинди төрләре бар

Хәзерге заманда бик модалы сүз - "блог" сүзе инглизчә «web log» дигән сүзләрдән, ягъни интернет-көндәлек дигәнне аңлата. Интернет-көндәлек алып бару - блоггинг, алып баручы кеше - блоггер була.

Хәзерге заманда бик модалы сүз - "блог" сүзе инглизчә «web log» дигән сүзләрдән, ягъни интернет-көндәлек дигәнне аңлата. Интернет-көндәлек алып бару - блоггинг, алып баручы кеше - блоггер була.

Инстаграм социаль челтәрендә блоглар алып бару популяр.

Моның аеруча киң таралган төрләрен ачыклыйк:

1. Шәхси блог - иң киң таралган төр. Бу берәр танылган шәхеснең яки гади бер кешенең көндәлек тормышын чагылдырган блог: нәрсә ашавы, кайда баруы, нәрсәләр белән кызыксынуы, ничек яшәве турында. Элек дәфтәрләрдә көндәлек алып баралар иде, хәзер моны бөтен кешегә күрсәтеп эшләргә була.

2. Тематик блог. Мондый блог нинди дә булса темага багышланган була: кул эшләре, ашарга пешерү, китаплар турында, бала үстерү, киенү, үз-үзеңне карау, сәяхәт итү, психологиягә багышланган блоглар һәм башкалар. 

3. Бизнес блог. Нинди дә булса хезмәт яки товар ярдәмендә интернетта акча эшләү өчен ясалган блог.

4. Фәнни блог. Мондый блог, гадәттә, берәр галим яки белгеч тарафыннан алып барыла. Автор монда үз өлкәсенә кагылышлы яңалыкларны, шәхси күзәтүләрен, фикерләрен язып бара. 

5. Мәдәни блог. Әлеге төр блог мәдәниятнең бер өлкәсенә (театр, кино, музыка, сәнгатьһ.б.) багышлана. Шушы өлкә яңалыкларын чагылдыра.

6. Белем бирү блогы. Мондый блогны укытучылар, югары сыйныф укучылары, стулентлар алып барырга мөмкин. Алар үзләренең уку яки укыту программалары, уңышлары белән бүлешергә, язылучылары өчен бу өлкәдә файдалы мәгълүмат тәкъдим итәргә мөмкин.

7. Югары технологияләргә багышланган блог. Монда төрле IT-технологияләр, яңа гаджетлар турында фикерләр булырга мөмкин.

8. Блог форум. Әлеге төр фикер алышу, сорауларга җавап алу, үзең белгән лайфхаклар белән бүлешү өчен кулай. Монда язылучылар арасында әңгәмә бара.

9. Яңалыклар блогы яки паблик. Мондый төр блоглар кайсы да булса шәһәр, регон, оешма яки берәр тема буенча оеша. Аны берничә кеше алып барырга мөмкин. Монда төрле хәбәрләр, кызыклы яңалыклар оператив рәвештә куеп барыла.

Бу - тулы булмаган күзәтү генә. Әгәр бу тема сезгә кызыклы булса, әлеге темага язмалар күрәсегез килсә, комментарийга + куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блог блоггер инстаграм