Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Казанда «Алтын каләм» фестивале ачылды

Быел «Алтын каләм» фестиваленә SMM һәм видеоблогинг юнәлешләре кертелгән.

Бүген Казанның «Идел» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм» фестивален ачып җибәрделәр. Фестиваль 11-15 август көннәрендә дәвам итәчәк. Моңа кадәр фестивальдә татар матбугаты, рус матбугаты, телевидение, фотожурналистика, дизайн һәм биткә салу, радиожурналистика юнәлешләре булган. Быел ике яңа юнәлеш — SMM һәм видеоблогинг өстәлгән.

«25 ел — яшьләр проекты өчен җитди период. Фестивальнең 25 ел дәвамында үсүе аның балаларга һәм яшьләргә, массакүләм чараларына кирәк булуын күрсәтә. Биредә катнашучылар бөтен дөнья буенча эшли. Әгәр дә теләгегез, сәләтегез бар икән, сезгә ярдәм итә алырлык журналистларыбыз бар», — ди Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев.


«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бу фестивальдә беренче тапкыр катнаша. Ул яшь журналистларга уңышлар теләде.

«Иҗтимагый тормыш, мохит, аралашу ысуллары үзгәреп тора. „ВКонтакте“ социаль челтәренә ияләшкән идек. 2-3 ел элек „Инстаграм“ га күчтек. Хәзер „Тикток“ беренче урында. Сез, яңа проектлар тудырып, үзгәрә аласыз. Хәтта журналист профессиясен сайламасагыз да, биредә алган күнекмәләр сезгә файдалы булачак», — диде агентлык җитәкчесе.


Фестивальгә барлыгы 200 гариза юлланган булган. Алар арасыннан жюри 120 яшь җурналистны сайлап алган. Традиция буенча фестивальнең төп җиңүчеләре КФУның журналистика факультетында түләүсез уку мөмкинлеге алачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-08-2020/byel-altyn-kal-m-festivalen-smm-m-videobloging-yun-leshl-re-kertelg-n-5762717

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев