Реклама
Казан зооботаника бакчасының “Замбези елгасы” дип аталган яңа өлеше август азагында ачылачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Замбези елгасы”н ачу август азагына планлаштырыла. Ә 2021 елга кадәр барлык җәнлекләрне кайтару һәм зоопарк территориясендәге бөтен читлекләрне дә тутырып бетерү планлаштырыла”, - диелә хәбәрдә.
“Иганә акчаларына "Замбези елгасы” өчен 167 Африка хайваны, шул исәптән арысланнар, гамадриллар, страуслар сатып алганнар. Әлегә алар иске зоопарк территориясендә яши. Ә яңа читлекләргә объектларны тулысынча тапшыргач күчәчәкләр.
Быелның көзендә “Замбези елгасы” зебралар, гепардлар, лемурлар, фламинго һәм башка җәнлекләр белән тулыланачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/17/188201/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз