Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Казан укучылары төгәл фәннәрдән Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган

Татарстан укучылары математика, информатика, физикадан призлы урыннар алды.

XVIII Халыкара Жаутыков олимпиадасы 15 февральдән 23 февральгә кадәр дистанцион форматта узды.

Халыкара Жаутыков олимпиадасы ул — физика-математика классларында укучылар өчен команда ярышы. Катнашучылар математика, физика һәм информатикадан биремнәр үти. Бәйгедә дөньяның егермедән артык иленнән: Беларусия, Россия, Казахстан, Болгария, Румыния, Украина, Швеция һәм башка бик күп илләрдән вәкилләр катнашкан.

Математикадан Олимпиаданың алтын медаленә — КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның 10 сыйныф укучысы Әсгать Хөснуллин, информатикадан шул ук лицейның 10 сыйныф укучысы Валерий Родионов лаек булды. Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Математикадан олимпиаданың көмеш медальләр белән КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның ике укучысы — Дамир Сәитов һәм Раил Ягъфәров бүләкләнде. Информатика буенча көмеш медальләрне КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның 9 сыйныф укучысы Ренат Кәримов һәм «Иннополис» лицееның 11 сыйныф укучысы Олег Горбатюк яулады.

Физикадан бронза медальләргә «Иннополис» лицееның унберенче сыйныф укучысы Әмир Зәйнуллин һәм Фәргать Гарипов ия булды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/science/28-02-2022/kazan-ukuchylary-t-g-l-f-nn-rd-n-halykara-olimpiadada-altyn-medal-yaulagan-5850273

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев