Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Казан кызы «Голос.Балалар» тапшыруында Егор Крид командасына эләкте (ВИДЕО)

«Беренче канал»да бара торган «Голос. Дети» проектының яңа сезонында Казаннан Ралина Ибраева чыгыш ясады. 10 яшьлек җырчы кыз үзенең тавышы белән Егор Кридның игътибарын җәлеп итте.

Кыз  ВИА «Сливки» төркеме репертуарыннан «Лучшая»  җырын башкарды. Полина Гагарина Ралинаны тыңлагач, аны «нурлы кояш» дип атады, ә Егор Крид аның турында «Минем кебек кырыс йөрәкле кешене дә елмаерга мәҗбүр итте» дип билгеләп үтте.

 

Ралинә дүрт яшьтән җырлый. Әлегә ул тугызынчы сезонда Татарстаннан булган бердәнбер катнашучы.

«Ура! Мин иң яхшы остаз командасында. Барыгызга да ярдәмегез һәм яхшы сүзләрегез өчен рәхмәт!» - дип язган яшь җырчы үзенең Instagramында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев