Реклама
Бездә сишәмбе эш башларга ярамый, уңышсыз була дигән сүз бар. Ә башка көннәр нәрсә аңлата?
Халык телендә дүшәмбе - баш көн. Ара, вакыт, гомер мәгънәләрен аңлата. Дүшәмбе – эш башлый торган көн. Туган көнең дүшәмбе булмаганда, бу көнне сәфәр чыгарга, тырнак кисәргә ярамый.
Сишәмбе – каршылыклы, бәхәсле көн, мишәрләрдә буш көн. Саләсә - өченче мәгънәсендә. Бәхетсезлек, уңышсызлык көнедер. Кем дә кем бу көннен тырнак киссә, ул гаугадан һәм тавыштан котылмас.
Чәршәмбене кан көн дип атау исә ерак гасырлардан ук килә (ХIII - ХIV гасыр болгар эпитафияләрендә очрый). Бу атама ул көннең корбан китерү көне булуына ишарәли. Чәршәмбе - яумәл әрбәга, дүрт мәгънәсен аңлата. Бу
көндә күгәрченнән гайре җан ияләренең бәхетсезлек һәм шомлану көне. Тырнак кисәргә бөтенләй ярамый. Чәршәмбе – килешүләрне хәл итә торган көн.
Пәнҗешәмбе - яумәл хамис (бишенче көн) - хөрмәтле көн. Ихлас күңелдән кылган догалар кабул була торган көн. Бу көннең икенде белән ахшам арасында тырнак киссәң, тәннән рәнҗү китәр, шифа булыр. Пәнҗешәмбе – мөмкинлекләрне гамәлгә ашыру өчен кулай көн. Икенче төрле исеме - атнакич яки кичатна.
Җомга - олуг бәйрәм көне. Җәмәгать намазлары, никахлар укыла. Җомга туган көнең булмаса, тырнак кисү өчен уңышлы көн санала.
Шимбә - атна арасы көн яки коры көн. Шимбә - сәбәт (яһүд телендә төгәлләнде, тәмам булды дигәнне аңлата). Шимбә - олуг хәйлә көнедер, шомлану, уңышсызлык китерә торган көн дип санала. Борынгылар бу көндә тырнак |кисәргә ярамый дигән, чөнки шимбә көнне кошлар да канат коймый икән.
Якшәмбе - әхәде, ярдәм бирүче көн булып исәпләнә. Якшәмбе баш кич. Якшәмбене базар көн дип тә йөрткәннәр, ә кайбер төбәкләрдә ул урыс атнасы һәм урыс йома (урыс җомгасы) дип атала. Дөнья көннәренең иң әүвәледер. яңарту көнедер. Бу көндә тырнак киссәң,тормышның бәрәкәте китә икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз