Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

К-поп жанры белән танышабыз!

К-поп төркемнәре турында ишеткәнегез бармы сезнең? Хәер, иң элек «к-поп нәрсә ул» дигән сорауга җавап бирик әле.

Көньяк Кореяда соңгы елларда гына килеп чыккан музыкаль жанр ул. Һәм ул бик күп заманча музыка төрләренең элементлары кушылып  ясалган. Тора-бара исә миллионнарча фанатлар җыеп, музыкаль субкультурага әйләнгән.

Бүген мин сине таныштырачак BTS төркеме («Bangtan sonyeondan») бөтен дөньяга билгеле К-поп төркемнәренең берсе. Һәм искиткеч зур уңышларга ирешкән төркем ул.

Дебют

«Bangtan sonyeondan» рус теленә «пуленепробиваемые парни» дип тәрҗемә ителә. Татарчага тәрҗемә итсәк, якынча «пуляга бирешмәс егетләр» дияргә була. Исемнәре җисемнәренә туры килә аларның. Бик тиз уңышка ирешәләр бит! 2013 елның 12нче  июнендә бантаннарның «No More Dream» дигән беренче дебют җырлары дөнья күрә. Ә 11нче сентябрьдә «O!RUL8,2?» мини-альбомы чыга. Һәм шунда ук популярлык казана!   

Мемберлар

Мембер – безгә шулай ук К-поп төркемнәр аша килеп кергән сүз. Төркемнең аерым бер кешесе, ягъни әгъзасы «мембер» дип йөртелә. «Bangtan sonyeondan» төркемендә мемберлар җидәү икән. Өчесе – хён лайн (ягъни реп лайн), дүртесе – макнэ лайн (вокал лайн). Төркемнең лидеры (старостасы) Ким Нам Джун. Ким Сок Джин исә – төркемнең «ветеран»ы.

 

Гиннессның  рекордлар китабына кертелгән

Төркемнең ирешкән уңышлары бик күпләрне гаҗәпкә сала. Шушы сигез ел эчендә аларның  100 җиңүләре бар. 2015 елда «Bangtan sonyeondan» музыкаль шоуда «I need You» җыры белән 1нче урынга лаек була. 2016 елда алар «Melon Music Awards» премиясе (Кореядәге иң дәрәҗәле музыкаль премия) алалар. 2017 елда алар башкарган «Spring day» җыры ел җырына әверелә. «DNA» җыры 2019 елда бөтен номинацияләрдә (ел артисты, ел җыры, ел альбомы...) җиңү яулый.

Гиннессның рекордлар китабында аларның 27 музыкаль рекордлары теркәлгән. «Dynamite», мәсәлән, иң күп каралган музыкаль видео. «Map of the Soul: 7» Көньяк Кореяда иң күп сатып алынган альбом.

Төркем Америкада чыгыш ясаган беренче к-поп төркеме дә әле.

Әти-әниләр, борчылмагыз!

Бу темага кереп киткәч, өстәп шуны да әйтәсем  килә, күп кенә әти-әниләр мондый музыкаль төркемнәр, дөресрәге, аларның имиджлары (чәчләрен алсу, шәмәхә, зәңгәр төсләргә буятуы, колакларына чуклы алкалар, муеннарына төрле чылбырлар асуы, бармакларына йөз төрле балдаклар киюе) балаларга начар йогынты ясый дип саный. Әти-әниләрне аңлап була, әлбәттә. Тик шулай да, артистларның мондый имиджлары – ул бит образ гына. Һәм дөнья киң, дөнья иркен! Буялган чәчләрдән, бизәнгән йөзләрдән, татуировкалардан тыш та безнең җәмгыятьтә проблемалар җитәрлектер. Яшьләрнең к-поп, рок, джаз, софт-рок, инди кебек жанрдагы җырларны яратуын трагедиягә әйләндерергә ярамый. Шушы ук «Bangtan sonyeondan» төркеменең дә яхшы йогынтылары бик күп, миңа калса. Төркемдәге егетләр синең кумирыңа гына түгел, төпле укытучыларыңа да әйләнә ала, чөнки аларның биргән киңәшләре бик мәгънәле. Менә укып карагыз:

  • Тормышыңда нинди генә киртәләргә, авыр хәлләргә юлыксаң да бирешмә, нык һәм сабыр бул, юк-барга кайгырма. Иң мөһиме – син булдырачаксың, бары тик бераз көтәргә генә туры киләчәк, иң якты йолдызлар да караңгы төндә чыгалар!
  • Укы, үзең сайлаган өлкәдә тагын да үсәргә тырыш. Үзеңнән, тышкы кыяфәтеңнән канәгать булырга өйрән, юкка тиргәмә үзеңне, син иң матуры, иң гүзәле, чибәре, син барысына да лаек!
  • Әгәр дә әти-әниең син сайлаган юлны хупламый, кабул итә алмый икән, кайгырма, вакыт үтәр һәм синең иҗади мөмкинлекләрең тагын да ачылыр. Якыннарыңның синең белән горурланасы көннәре алда әле!
  • Үзеңне ярат, яхшы якларыңны гына түгел, кимчелекләреңне дә кабул ит, моны зур проблемага санама, проблемаларыңны чишәргә ярдәм итәрдәй шәхси тирәлек булдыр.

Кадерле дустым! Әлеге язмам белән сиңа к-поп жанрын һәм «Bangtan sonyeondan» төркемен икенче яктан ачып бирә алган булсам, мин дөньядагы иң бәхетле кеше булыр идем!

Азалия Сабитова, Арча, Ашытбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев