Исемемне үзгәрттем...
Кемдер тыш-кыяфәтен үзгәртә, ә мин менә исемемне үзгәрттем.
Кечкенәдән үк күңелемә якын, үзем яраткан исемне алдым — Айгөл. Дөресрәге, ул исемне миңа тугач та мулла кушкан булган, ә документларда Зилә дип яздырганнар.
Бүгенге көндә мин рәсми рәвештә дә Айгөл булдым. Бөтен докуметларымны алыштырдым.
Әйе, бу тормышта һәр кешенең уйлары да, характеры да төрлечә була. Кемдер бик тыныч, зирәк, кемдер бик кыю, әрсез булырга мөмкин. Ә мин үземне башкалардан максатчанлыгым белән аерылып торамдыр, дип саныйм.
Айгөл Габдуллина, Мөслим районы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев