Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Иртәгә мәктәпкә!

Безнең өчен иң кыены – мөгаен, иртән торудыр.

Бер күнеккәч, торасың әле ул. Ә менә каникуллардан соң! Атналар буе кичләрне — уйнап, ә иртәнге якны — туйганчы йоклап үткәргәннән соң гадәти режимга ничек күчәргә соң?

Беренче чиратта шуны аңларга кирәк — бүген иртә торучы кичә үз вакытында йокларга яткан кеше ул. Әйтик, без тугызда ятып йокларга өйрәнәбез икән, иртәнге 6да, 7дә бер кыенлыксыз, ягъни әниләрне ачуландырмыйча уянырга була икән.

Хәер, иртән җиңелрәк уяну безнең көндәлек шөгыльләргә дә бәйле, имеш. Алдагы көнне урамга чыкмыйча, саф һавада уйнамыйча, көне буе компьютер каршында утыручы малайларның-кызларның иртән йокыдан тора алмаулары табигый.

Тагын бер бик кирәкле киңәш: мәктәпкә барасы көнне никадәр алданрак торсак, шулкадәр яхшырак. Артык вакыт (әйтик, 20 минут) безгә уянып бетү өчен кирәк. Югыйсә, тору белән ашыга-кабалана киенеп мәктәпкә йөгерсәк, парта артында да йоклап утыруыбыз бар.

Менә кичтән сумкасын тутырып куючылар иртән шулкадәр бәхетле буладыр инде алар... Малайларның күбесенә өстәл тутырып таралып яткан китап-дәфтәрләрне һәм идәнгә үк тәгәрәгән ручка-карандашларны (бөтен дөньяга ачулана-ачулана, әлбәттә) иртән генә җыю хас бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев