Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Җир-су - безнең дуслар

22 март - бөтендөнья сү көне. 30 март - җирне яклау көне.

Чит җир­ләр­гә кит­кән­дә, бо­рын­гы кар­дәш­лә­ре­без ту­ган җир­нең бер уч туф­ра­гын ала тор­ган бул­ган­нар һәм аны из­ге әй­бер итеп сак­ла­ган­нар. 


Туф­рак бик ак­рын бар­лык­ка ки­лә: 200 ел­га – 1мм. Ә аны җи­ме­рү бик тиз. Соң­гы 100 ел­да Җир­дә уң­ды­рыш­лы җир­ләр­нең якын­ча дүрт­тән бер өле­ше юк­ка чы­га­рыл­ган.


Су – те­рек­лек чы­га­на­гы

Җир ша­рын­да­гы су­ның 3 про­цен­ты гы­на тө­че су­лык­лар, 97 про­цен­ты – тоз­лы диң­гез су­ла­ры. 100л су­ның 3л гы­на эчәр­гә ярак­лы. Ул су­ның да бө­те­не­сен кул­ла­нып бул­мый, чөн­ки алар­ның кү­бе­се боз хә­лен­дә. Бер өле­ше ти­рән җир кат­лам­на­ры ас­тын­да. Без эчә тор­ган су за­пас­ла­ры арт­мый, ә аны кул­ла­ну көн­нән көн ар­та ба­ра.


БЕ­ЛӘ­СЕҢ­МЕ?

1 ке­ше­гә 1 тәү­лек­кә 500л су са­рыф ите­лә.

1кг кә­газь ясау өчен 50-140л, 1кг ко­рыч кою өчен 20-120л, 1кг дө­ге үс­те­рүөчен 4000л, 1кг бо­дай үс­те­рүөчен 900л су ки­рәк.


Ел са­ен дөнь­я­да­гы су­лык­лар­га 10 мең­нәр­чә то­вар по­езд­ла­рын ту­ты­ра алыр­лык зур­лык­та за­рар­лы мат­дә­ләр элә­гә. Хәт­та Арк­ти­ка су­ла­рын­да да кер по­ро­шо­гы тап­кан­нар, ә Ан­тарк­ти­да­да яшәү­че пинг­вин гәү­дә­сен­дә за­рар­лы хи­мик мат­дә­ләр та­был­ган. Ев­ро­па­да­гы кай­бер ел­га­лар­да – Се­на, Ду­най, Рейн, Идел­дә ко­е­ну ты­е­ла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология, табигать табигать җир су һава

2
X