Ипине ашавың хәерлерәк...
Әдәби сәхифә

Ипине ашавың хәерлерәк...

Бер акыл иясеннән сораганнар:

— Әйтә аласыңмы, кешеләрнең җирдә яшәү мәгънәсе нидән гыйбарәт?

— Әйтә алмыйм.

— Ә гомумән, яшәү мәгънәсе нидә алайса.

— Белмим, — дигән акыл иясе.

— Алайса син нинди акыл иясе инде, — дигәннәр аңа.

Ул елмайган да болай дигән:

— Тормышта яшәү мәгънәсен эзләү төп максат түгел. Иң мөһиме — аның тәмен тоеп яшәү. Әйтик, ипи турында сөйләшкәнче, аны ашавың хәерлерәк бит…

Фото Фрипик сайтыннан.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев