Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Икмәк - иң олы нигъмәт

Ипинең кеше тормышы өчен никадәр әһәмиятле булуын кем белми инде?!

Ул безгә һава кебек үк кирәк! Ипи бодай, арыш, арпа, тары оныннан пешерелә. Ә бу игеннәр Урта Азиядән алып Төньяк Африкага кадәр булган җирләрдә бик борынгы заманнардан ук игелгән. Менә шунда иң беренче ипи пешерелгән дә инде. Монда ипинең ничек пешерелүен Адәм галәйһиссәламгә Аллаһ кушуы буенча Җәбраил фәрештә аңлатып биргән дигән риваять яши. Бәлки шуңадыр да, Көнчыгыш илләрендә ипи ризыкларына хөрмәт аеруча зур. Төркияне генә алыйк: монда ипинең нинди генә төрләрен пешермиләр!
Хәер ерак китәсе түгел, үз халкыбызның кухнясы да камыр ризыкларының күп төрлелеге буенча дан тота. Коймак, белен, кабартма, юка, җәймә, баурсак, бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч, юача, чәкчәк - барысы да тәмле - телеңне йотарлык! Икмәк - Аллаһ Тәгаләнең кешеләргә биргән иң олы нигъмәте ул.
Татар-мөселман балалары өчен «Фатиха» календареннан. 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев