Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Җиде елда – өч йөз медаль

Сүзем Риана Абзалова турында.

Җиде елда – өч йөз медаль

Бу уку елында Чаллының 41нче мәктәбенә,  3нче сыйныфка бер сөйкемле кыз килде. Башкалардан аерылып тора кебек инде. Баксаң, кызыбыз биюче икән. Әле ниндие диген!

Сүзем Риана Абзалова турында. Өч яшендә әнисе Ләйсән ханым Риананы Лилия Шәрәфуллина җитәкләгән «Belly dance school» бию студиясенә алып килә. Бик хәрәкәтчән, бер минут та тик тора алмый торган Рианага катлаулы бию элементлары өйрәнү берни дә тормый. Өстәвенә, шомырт кара күзләре белән нәкъ шәрыкъ кызларын хәтерләтә Риана! Мөлаем да әле ул, елмаеп кына тора. Ничек барысына да өлгерәдер: укуда да сынатмый, бию буенча үткәрелгән бәйгеләрне длә калдырмый. Аның нинди ярышка барып, нинди үрләр яулап кайтуын белми дә каласың!

Биюче дә, җырчы да

Биюче генә түгел, җырчы да бит әле безнең Риана! Дүрт-биш яшендә Риананы бию генә канәгатьләндерми башлый, «UP-Stydia»гә, Миләүшә Шәмсинаның вокал дәресләренә дә йөри башлый. Биш яшендә «Маленькая мисс 2017» бәйгесендә «Хатуба» җырын үзе җырлап-биеп тамашачыларны таң калдыра.«Мисс-Дюймовочка» исемен яулый, аны «Дочки-сыночки» журналына фотомодель итеп чакыралар. Республикабызда үткәрелеп килүче «Мәдәни көндәлек» бәйгесендә дә җиңүгә ирешә.  

Шәрыкъ, һинд биюләре башкару өчен бик матур костюмнар  кирәк. Башта аларны төрле дизайнерлардан тектерсәләр, хәзер Риананың әнисе Ләйсән ханым үзе тегә. Риана да әнисенә ярдәм итә. Телевизор каршында утыру, телефонда уйнаулар белән  әллә ни кызыксынмый, нәрсәдер уйлап чыгарырга, иптәшләренә төрле идеяләр бирергә ярата. Табигатьнең һәр җан иясенә игътибарлы кыз атта да йөри, дельфиннар белән бергә суда да йөзә.

Дөнья чемпионатында җиңү

Риананың карт бабасы белән дәү әтисе – рәссамнар. Матурлыкны күрә белү алардан килсә, сәхнәгә омтылыш әнисеннән күчкәндер. Ләйсән ханым да кечкенәдән Цирк мәктәбендә, аннан Балалар иҗат үзәгендә хореография мәктәбендә шөгыльләнгән.

Җиде ел эчендә Риана төрле ярышларда 326 медаль, 14 кубок, 42 таҗ алган! Мәскәүдә үткәрелгән Дөнья чемпионатында бронза, Рәсәй чемпионатында көмеш медаль яулаган. Быел Риана «ДЦП балалары», «кояш балалары» каршында Яңа ел хәйрия тамашасында Карсылу булып уйный.

Биеклеккә

Безнең 41нче мәктәптә эшләп килүче «Клуб вершины» кыяга менү түгәрәге җитәкчесе Юрий Анатольевич кызның кыю, тәвәккәл икәнлеген күреп, килү белән көчлеләр төркеменә ала һәм ялгышмый: 4 катлы йорт биеклегендәге бозлы тауга урмәләү буенча Риана Татарстан буенча – 3нче, Эверест тавына менеп – 1нче урынга лаек була.

Риананың тагын бер таланты ачыла башлады: ул татар телендә эшләп килгән «Безнең кызлар» әдәби түгәрәгенә йөри. Без аның белән кызыклы шигырьләр иҗат итәбез.

Лилия Әмирова, 41нче мәктәпнең татар теле укытучысы, «Безнең кызлар» түгәрәге җитәкчесе

 

Абзалова Риананың беренче иҗат җимешләре:

Биергә яратам

Өч яшемнән сәхнәдән

Төшкәнем дә юк бер дә.

Матур киемнәрне киеп,

Яратам мин биергә.

Бер карасаң – шәрыкъ кызы,

Кыш көнендә – Карсылу.

Минем кебек биесәгез,

Сез дә булырсыз сылу!

Кыя-тауларга да менәм,

Бозлы тауга шуышам.

Шәһәребезнең данын

Күтәрергә тырышам!

 

Тәти эт кирәк!

Минем туган көнемә

Ясагыз әле бүләк.

Курчакларым күп инде,

Миңа тәти эт кирәк!

Гәүдәсе зур булмасын,

Мин бит әле бик нәни.

Үзем урамда йөртермен,

Алып бир генә, әни!

Туган көнем дә җитте,

Кунакларым да килде.

Әни генә кайтмый әле,

Кайда йөридер инде?

Ишек ачылып китте,

Әнием кайтып керде.

Кулларында чәчәкләр,

Эт кенә юк, нишләптер.

Менә әни кесәсеннән

Бер уенчык чыгарды.

Тере икән уенчыгы,

Һау-һаулап өреп алды.

Рони дип исем куштым,

Булды кечкенә дустым.

Нәселле эт Чихуахуа

Йөри минем куенымда.

Хәзер бар яклаучым да,

Усалдан саклаучым да !

Тугры дустым – этем бар,

Кирәкми уенчыклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев