Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Җиңүчебез!

Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын сиңа, Алена!

Без “Көмеш кыңгырау” сайтында «Көзге остаханә» дип исемләнгән бәйге игълан иттек. Һәм җиңүченең фотосурәтен газетабызның беренче битенә бирербез дип вәгъдә биргән идек. Сүзебезне үтибез: Алена Марченко безнең җиңүчебез! Сигез яшьтә генә булуына карамастан, уңышлары күп бу сәләтле Арча кызының.

«Иң-иң»нәренә килсәк... Аларның «Ар-и-Эль» бию коллективы «Созвездие-Йолдызлык 2019» фестиваленең суперфиналына чыккан һәм «Иҗади эзләнү» махсус бүләгенә лаек булган. Иҗат итәргә дә ярата Алена! Арча балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенә генә түгел, «Индиго» түгәрәгенә дә йөри ул. Матур рәсемнәр, композицияләр ясый. Үз куллары белән китап ясап та җиңүчеләр арасында булган!

Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын сиңа, Алена!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алёна, умница!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алёнка, молодец!!! Так держать!!!