Реклама
Джинсы чалбар Техаста XIX гасырның 60 нчы елларында барлыкка килә. Ул фермерлар һәм алтын эзләүчеләрнең эш киеме була.
Махсус тукымадан тегелгән джинсы кием озакка чыдый, буялмый, бөгәрләнми, шуңа күрә ул бик уңайлы дип табыла.
Джинсы чалбарның әлеге гаҗәеп сыйфатлары игътибарсыз калмый, һәм бераздан күпләр аны эш киеме итеп түгел, көндәлек кием буларак кия башлыйлар. Бу идеяне башкалар да күтәреп ала, һәм бүген джинсы чалбарны кечкенә малайларда, кызларда гына түгел, аларның әби-бабайларында да күрергә була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз