Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Иң рәхәте – мәктәптә йоклатмыйлар!»

«Көмеш кыңгырау» быел беренче сыйныфка укырга баручы дуслары арасында сораштыру үткәрде. Җаваплары кызык та, җитди дә менә.

Гәүһәр, Казан. «Минем мәктәпкә барасы килми. Форма алгач кына, барасым килгән кебек булган иде, хәзер янәдән, барасы килми. Таныш булмаган кешеләр янына барып керәсе…. Укытучы усал булса… Юк, куркам.

Закир, Чаллы. «Мин әле һаман бакчага бүтән беркайчан да бармаячагыма ышанмыйм! Тизрәк мәктәпкә барасым килә. Өстәлемне тәртипләп куйдым инде. Мәктәпкә киячәк киемнәрне дә әллә ничә киеп карадым. Укытучы апа мәктәпкә телефон алып килмәскә кушкан. Әни сөенде. Мин барыбер сумкама смарт-сәгатьне салып барырмын инде. Тәнәфестә тиз генә әнигә шалтыратырга.»

Асылъяр, Актаныш. «Мәктәпкә бик барасым килә. Анда дусларым да бара. Яңа дуслар да булачак. Иң шәбе – анда йокларга кирәк булмаячак!»

Идел, Казан. «Әйе, минем укырга барасым килә. Чөнки мәктәптә мин күп сорауларга җавап табачакмын. Мәсәлән, дөньядагы иң авыр машина - нинди? 12 меңгә 12 меңне кушкач ничә була? Нигә Җирне түгәрәк, диләр? Карап торышка ул яссы бит.»

Илзирә, Чаллы. «Беренче класска барам, нык барасым килә. Миңа сумка алдык, яңа матур киемнәр алдык. Аларны тизрәк киясем килә.»

Шамил, Тукай районы. «Беренче сыйныфка барам! Укырга, язарга өйрәнәсем килә. Әти: «Уку авыр», диде. Башта тырышып укысаң, аннан җиңел була икән. Әтием шулай диде.»

Ирхан, Казан. «Минем Камилә апам быел өченче сыйныфка бара. Аның дәресләргә ничек тырышып әзерләнгәнен беләм. Шуңа да мәктәпкә бик атлыгып тормыйм. Балалар бакчасында рәхәт иде. Шулай да җәй буе китаплар укыдым. «Робинзон Крузо»ны аеруча ошаттым. Апа «отличница» булгач, миңа да сынатырга ярамас шул.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев