Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Иң күп өй эшләрен кайсы мәктәптә бирәләр?

Мәктәп турында кызыклы фактлар.

Голландиядә яшәүче балалар 4 яшьләре тулган көнне мәктәпкә китәләр. Шуңа күрә сыйныфларда һәрвакыт яңа укучылар була.

Ашау – Франция мәктәпләрендә белем бирүнең бер өлеше санала. Туклану вакытында укучылар ризыкның ничек ясалуы турында мәгълүмат алалар. Шулай ук, өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнәләр.

Бангладешта йөздән артык көймә-мәктәп бар. Ел саен су басулар, яңгырлар вакытында юллар ябылу аркасында меңәрләгән бала мәктәпкә йөри алмый. Бу проблеманы суда йөзә торган көймә-мәктәпләр ясап хәл иткәннәр. Мондый уку йортлары кояш батареяларында эшли, интернетка чыгу мөмкинлеге, хәтта китапханәләре бар. 

Колумбиянең ерак төбәкләрендә яшәүче балалар мәктәпкә канат юллары аша бара. Корыч баулар – Лос Пинос авылында яшәүчеләр өчен бердәнбер транспорт чарасы. Әлбәттә, белем йортына балаларны олылар озата.

Чилида җәйге каникуллар декабрь уртасыннан март ахырына кадәр дәвам итә. Менә ял итеп куялар ичмаса!

Татар мәктәпләренең нигез башы булган мәдрәсәләрдә бик күп фәннәр укытылган. Әйтик, Иж-Бубый мәдрәсәсендә фәлсәфә, мантыйк, метафизика, хисап, этика, Россия һәм Шәрык тарихы, гомуми тарих, ислам тарихы, риторика, шигырь төзелеше (гаруз), этика, рус, төрек, фарсы, гарәп, немец һәм француз телләре, рус, татар әдәбияты һ.б. фәннәр укытылган.

Иң күп өй эшләрен Кытай мәктәпләрендә бирәләр икән. 

Индиядәге Монтессори мәктәбе укучылар саны буенча дөньяда беренче урында. Күз алдыгызга китерегез, көн саен бу мәктәптә 32 мең укучы белем ала! Алар өчен биредә мең бүлмә һәм 3700 компьютер бар.

Чехия мәктәпләрендә иң яхшы билге – «берле», ә иң начары – «бишле».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев