Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Дөньядагы иң-иң-иң гаҗәеп музейлар

Иң-иң-иң...

Дөньяда иң борынгы халык музее булып Римдагы Капитолий музее санала, ул 1471 елда Папа Сикст IV антик скульптураларның бер өлешен Рим халкына тапшырганнан соң нигезләнә.

Дөньядагы иң танылган музейларның берсе Санкт-Петербургтагы Эрмитажны йөреп чыгу өчен 12 сәгать ярым вакыт кирәк булачак. Әле бу – бертуктамый йөрсәң!

Амстердамда «Гәүдә-музей» бар. Аның үзенчәлеге шунда: ул биеклеге 35 метр булган кеше гәүдәсе макеты рәвешендә, өстәвенә организмдагы барлык процессларның имитациясе дә төгәл чагылдырылган. Хәтта тавыш сизү, тою эффектлары да бар биредә! 

Иң биектәге музей – Каса де ла Монеда – Боливиядәге Потоси шәһәрендәге Милли музей, ул диңгез өстеннән 4100 метр биеклектә урнашкан.

 

Иң кечкенә музей – «Баублис»... Литва авылы Биетайда карт имән куышында урнашкан! Музей 1812 елдан бирле яшәп килә.

Хемингуэй музеенда 50дән артык песи яши. Аларның күбесенең тәпиләрендә артык бармаклар бар, чөнки язучыга бүләк ителгән генетик мутацияле песидән үрчегәннәр.

Калуга өлкәсендә МУ-МУ музее (Сәнгати Мусор Музее) бар. Биредә көнкүреш чүп-чарыннан ясалган әйберләр урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев