Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Гүзәл Уразова вокал, Гөлназ Сәфәрова журналистика мәктәбе ачарга җыена

Танылган җырчы Гүзәл Уразова вокал мәктәбе, ә журналист, алып баручы Гөлназ Сәфәрова журналистика мәктәбе ачарга җыенулары турында хәбәр итә.

Алар бу хакта үзләренең инстаграмдагы сәхифәләрендә язганнар:

@guzelurazova7: «Без Гүзәл Уразова исемендәге вокал мәктәбе ачабыз! Тәвәкәлләп, җитди эшкә алынабыз. Яшь талантларга зур сәхнәгә юл ачуны, аларга эстрадада үз урыннарын табарга ярдәм итүне максат итеп куябыз. Сезнең арада сәхнә турында хыялланучылар шактый, хыялларны чынга ашырыр чак җитте! Талантны яшереп ятып мәгънә юк, аны үстерергә, дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Җырлыйбызмы бергә?!»⠀
 

@saffarka: «Дуслар!!! Зур яңалыгым белән бүлешәм!
Мин, ниһаять, озак әзерләнгәннән соң, көз көне тест рәвешендә " телевидение буенча" курслар алып барганнан соң, балалар өчен үземнең телевидение мәктәбен ачып җибәрергә булдым.
Тиздән START ...✊?»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев