Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Газетаның 13нче октябрь санын каршы алыгыз!

«Көмеш кыңгырау» - Азнакайның 3нче санлы «Айсылу» балалар бакчасыда. Иң актив бакча бу!

Сез фотога төшәргә яратасызмы? Азнакай шәһәренең өченче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче  Сафира Фатыйхова кебек матур итеп фотога төшә беләсезме сез? Менә шушылай уенчык аю тотып? Яисә чып-чын эт кочаклап. Сафира әнә «Көмеш кыңгырау» сайтында оештырылган «Яраттыра беләләр» фотобәйгесендә Барон исемле эте белән  фотога төшеп, җиңү яулады.

Иң актив бакча бу!

Азнакай шәһәренең 3нче санлы «Айсылу» балалар бакчасы турында безнең белән даими хезмәттәшлек иткән бакча, дисәк тә, арттыру булмас. Активлар инде алар. Без үткәргән бер генә бәйгедә дә катнашмый калмыйлар. Шуңа күрә, җәй айларында  безнең сайтта барган фотоконкурсларга («Яраттыра беләләр» һәм «Нәни бакчачы») Азнакайлардан тагын бер кочак фотосурәтләр килеп төшкәч, без бер дә гаҗәпләнмәдек.

Бәйгегә тавыш бирү юлы белән нәтиҗә ясалуын да әйтеп үтик әле. Иллеләп катнашучы  арасыннан нәкъ менә Азнакайлар, 3нче балалар бакчасы кызлары Сафира Фатыйхова белән Әминә Солтанова җиңү яуладылар. Сафира (тәрбиячесе Гүзәлия Галиева) «Яраттыра беләләр» бәйгесендә иң күп тавыш җыйды, Әминә – «Нәни бакчачы» бәйгесендә (тәрбиячеләре Гөлназ Әхмәтшина, Резеда Мәйлунова). Ә бәйгенең шарты буенча без газетабызның беренче битенә  җиңүче кызларыбыз турында язма әзерләргә тиеш идек.

Җиңүчеләр янында

Азнакайның 3нче санлы балалар бакчасы –  татар бакчасы. Һәм бу бусагадан ук сизелеп тора. Бакча мөдире, тәрбиячеләр, балалар – бар да татарча сөйләшә.

Айсылу бакчасы бүген бер генә түгел, ике бинага урнашкан икән. 2014 елда күршедәге балалар йорты бинасы бушагач, аның бер «канат»ын «Айсылу»га биргәннәр. Хәзер һәр бинада дүртәр төркем эшләп килә, барысы бергә 200ләп бала тәрбияләнә. Шуны да әйтик әле – Азнакай шәһәрендә татар бакчалары дүртәү.

Безнең бакча татар бакчалары арасында муниципаль база ролен үти, – дип сөйли бакча мөдире Ләйлә Хафизова. Ягъни 3нче санлы бакчада шәһәрдәге башка татар бакчаларын берләштергән күмәк чаралар да еш оештырыла.  Әйтик, биредә ел буе дәвам иткән «И туган тел, и матур тел»  проектының азаккы өлешләрендә инде башка бакча балалары да катнашкан. Берничә турдан торган әлеге проект. Һәр турга балалар яңа актуаль темага шигырьләр өйрәнгәннәр, һәм сәнгатьле итеп чыгыш ясаганнар.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре Гүзәл Кирамова һәм Венера Кәлимуллина) «Сәхнә йолдызчыклары» муниципаль бәйгесендә «Бүләк кемгә?» әкиятен сәхнәләштереп беренче урын, «Әкиятләр илендә» муниципаль бәйгесендә «Ел фасыллары» турында музыкаль әкият белән икенче урын яулаганнар.

Ә тәрбиячеләребезнең берсе – Резедә Майлунова ел тәрбиячесе бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булды, – дип сүзгә кушыла өлкән тәрбияче Роза ханым Исламова.

Бүләкләү тантанасына кадәр без төркемнәр, зәвык белән һәм шул ук вакытта балаларча җете итеп бизәлгән төркем бүлмәләре буйлап йөреп чыктык. Хәзер һәр төркемдә «ялгыз калу почмагы» бүлеп алынган икән. Яңа таләпләр буенча, үзләре генә каласы килгәндә, балаларга мондый мөмкинлек тудырылган булырга тиеш. Авыррак үзләштерүче балалар белән тәрбияче биредә өстәмә шөгыльләнергә мөмкин.

Дипломнар тапшырдык

Инде очрашуның йомгаклау өлеше җитте – барыбыз да махсус залга җыелдык. Балалар безнең хөрмәткә бүләк-тамаша әзерләгәннәр иде –шигырьләр, җырлар-биюләр белән бергә үрелеп барды кичәбез. Аннан мөхәрриребез Факил абый Сафин балаларны тагын бер кат «Көмеш кыңгырау» турында сөйләп, җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

Без сездән дә актив хезмәттәшлек көтәбез, кадерле дуслар! Газетабызны укып, сайтыбыз белән танышып барыгыз, бәйгеләрдә катнашыгыз!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев