Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган чаралар программасы билгеле

Милли китапханәдә «Галимҗан Ибраһимов — язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе» дигән китап күргәзмәсе оештырыла.

12 мартта татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел була. Шул уңайдан мәдәният учреждениеләре һәм әдәби җәмәгатьчелек төрле чаралар планлаштырыла.

Татарстан Мәдәният министрлыгы чаралар программасын игълан итте.

11 март көнне «Әкият» театрында язучының 1921-1922 елларда Идел буенда һәм Уралда булган коточкыч ачлык турында язылган әсәре буенча «Адәмнәр» спектакле күрсәтеләчәк.

12 мартта ТР Язучылар берлеге катнашында бөек язучының Казан шәһәре Мәскәү районының Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә (Восстание ур., 48) урнашкан бюстына чәчәкләр салу планлаштырыла.

11-27 март көннәрендә «Республика балалар китапханәсе»ндә Г.Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган китаплар күргәзмәсе эшләячәк. Язучыга багышланган күргәзмәләрне Татарстан Республикасының илледән артык муниципаль китапханәсендә оештырырга ниятли. Шулай ук Татарстан мәктәпләрендә Г. Ибраһимов истәлегенә багышланган әдәби сәгатьләр үткәрелә.

11 мартта 10.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган яшь галимнәрнең «Галимҗан Ибраһимов, язучы, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

11-31 март көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Галимҗан Ибраһимов — язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе» китап күргәзмәсе оештырылачак.

23 март көнне 16.00 сәгатьтә Әдәби салон кысаларында татар китабы йортында күренекле язучыга багышланган «Гасырлар киселешендә Г.Ибраһимов шәхесе һәм иҗаты» дип исемләнгән искә алу кичәсе була.

28 март көнне Язучылар берлегенең Тукай клубында Г.Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Шулай ук Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында шушы темага багышланган конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла, диелә хәбәрдә. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/letters/10-03-2022/galim-an-ibra-imovny-135-ellygyna-bagyshlangan-charalar-programmasy-bilgele-5851046

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев