Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Футбол турында кызыклы фактлар

***

Безнең илебез елның иң көтеп алынган чарасын – XXI Дөнья Футбол Чемпионатын үткәрә. Әлеге чыннан да зур Халыкара чара уздыру бәхетенә Россия беренче тапкыр ирешә. Дөнья Чемпионаты барлык футбол яратучылар, караучылар һәм уйнаучылар өчен көтеп алынган, зур масштабка ия булган чара.

Казан чемпионатның футбол матчлары узачак илкүләм 11 шәһәр арасына керде. Татарстан башкаласы «Казан-Арена» стадионында 6 уен узачак, алар арасындафиналның 1/8 һәм 1/4 уеннары.

 

Әйдәгез, футболга кагылышлы кызыклы фактлар укып китик

1. Хулио Иглесиас исемле җырчыны, һичшиксез, ишеткәнегез бардыр. Ә ул яшь чагында «Реал Мадрид» клубында капкачы булган. Ләкин аның футболчы карьерасы 20 яшьтә, юл хәрәкәтенә дучар булып, озак хастаханәдә ятып чыкканнан соң, туктала. Ул параличлана, куллары белән генә ирекле хәрәкәт итә ала. Шул вакыттта Иглесиас гитарада уйнарга өйрәнә, ахырда ул музыкант булып таныла.

2. Иң озын футбол матчы 1981 елның 1-2нче августында Керри шәһәрендә ике ирланд командасы арасында уйнала. Җиңүчене 65 сәгать 1 минут үткәч кенә билгели алалар.

3. Танылган Лев Яшин футбол капкачысы гына булмаган, ә хоккейда да үзен күрсәтә алган. Ул 1953 елда СССР кубогы иясе һәм СССР чемпионатының бронза призеры була. Яшинны хоккей җыелма командасына чакырмакчы булалар, ләкин ул бөтен көчен футболга юнәлтә һәм әлеге спорт төрен сайлый.

4. Беренче футбол клубы статусына Шеффилд ия.

5. Элек футбол матчы башында, ике капитан ихтирам йөзеннән бер-берсе белән чәчәк бәйләмнәре белән алышканнар.

6. Борис Майоров исемле хоккеист та ике спорт төрен якын күргән. Шуңа күрә, танылган хоккеист СССРның югары лигасында да «Спартак» өчен уйнарга җитешкән. Кызыгы шул: Майоровка туп эләккән саен, җанатарлар аны «Шай-бу! Шай-бу!» сүзләре белән рухландырганнар. Шулай итеп, әлеге сөрәнне хоккей һәм футбол матчларында да ишетергә була.

Алсу Гыйльманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев