Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Фәнзилә Мостафина: «"Көмеш кыңгырау" минем өчен журналистика дөньясына кертеп җибәргән "балалар бакчасы" булды»

25 ел эчендә «Көмеш кыңгырау» бик күп балаларның шигырь-хикәяләрен бастырып чыгарып, аларны ихлас сөендергән газета. Төрле еллардагы яшь хәбәрчеләребез арасында бүген инде танылуга ирешкән шәхесләр күп. Шуларның берсе - журналист Фәнзилә Мостафина. Әйдәгез, аның газета белән бәйле истәлекләрен укыйк.

"Көмеш кыңгырау" минем өчен журналистика дөньясына кертеп җибәргән "балалар бакчасы" булды. Балалар бакчасында нәрсәгә өйрәнәсең: дөньяны танып белергә, социальләшергә. "Көмеш кыңгырау" да миңа менә шуларны бирде. 

Газетада беренче шигырем 4нче класста укыганда басылды. Шатлык иде инде ул!

Икенче көнне әлеге хәбәр бөтен башлангыч мәктәпкә таралган иде: Фәнзиләнең шигыре "Көмеш кыңгырау"да басылган! Шунда укытучым: "Киләчәктә журналист булырсың син!" - дип куйган иде. Әле ул вакытта журналистның кем икәнен дә белгән юк, шигырьләр язып маташкан чак бит. Шулай да бу сүз минем күңелгә кереп калды. Һәм атна саен диярлек "Көмеш кыңгырау"га хат яза башладым. Башта шигырьләр, аннан чәчмә формада язылган язмалар, әкиятләр. Барысы да басыла иде. Җитешсез якларын шомартыбрак бастырган чаклар да булгандыр. Ләкин басыла иде, һәм язма ахырында автор буларак минем исем күрсәтелә иде. Һәм бу миңа искиткеч зур стимул, үз-үземә ышаныч бирде. "Көмеш кыңгырау"га бер чорда язган яшьтәшләр белән соңрак дуслашып киттек, һаман да аралашып торабыз. Шуңа күрә журналистика буенча практик белем, тәҗрибә биргән "уку йортларым"ны санаганда, иң беренче итеп "балалар бакчасы"н - "Көмеш кыңгырау"ны атыйм.
Фәнзилә Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев