Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Физик тәҗрибәләр ясыйбыз

Әгәр дә син бүген эксперимент ясап өлгермәгәнсең икән, борчылма, алар белән шушы видео аша таныш.

Бу дөньяда галимнәр генә түгел, гади кешеләр дә көн саен диярлек экспериментлар ясый.

Мәсәлән, ризыкны микродулкынлы мичтә 40 секунд түгел, ә 2 минут җылытсаң, нәрсә була? Яисә өйгә кайтасы юлны бүтәнчәрәк үтсәң, тизрәк кайтып җитеп буламы?

Бу тәҗрибәләр безгә дөньяны танып белергә ярдәм итә дә инде. Әгәр дә син бүген эксперимент ясап өлгермәгәнсең икән, борчылма, алар белән шушы видео аша таныш.

Бүгенге тәҗрибәләрнең геройлары, гадәттәгечә, Чаллының 56нчы мәктәбендә 9нчы сыйныфта укучылар – Кәрим Зыяҗетдинов, Наилә Хәмидуллина һәм Илназ Харасов.

 

 

Кәрим бу юлы безгә бик җиңел һәм тиз ясала торган эксперимент тәкъдим итте. 
Кирәк: 
Кайнаган су 
Салкын су 
Ике су савыты
Шар
Пластмасс шешә
Иң башта шешә башына шарны кидерәбез. Савытларга кайнар һәм салкын суны агызабыз. Шарлы шешәне кайнар суга урнаштырабыз һәм шарның кабарганын күрәбез. Шунда ук шешәне салкын суга төшерәбез. Һәм салкын суга урнаштырганнан соң, шарның һавасы чыкканын күрәбез. Бу эксперимент басымның молекулалар тизлегенә бәйле икәнен аңлата. Ә молекулаларның тизлеге температурага карап үзгәрә. 

Илназдан шарлы тәҗрибә
Кирәк: 
Шар 
Су 
Җеп 
Иң башта шарга су салабыз һәм җеп белән бәйләп куябыз. Кабартылган сулы шарны җебеннән тотып, берничә тапкыр әйләндерәбез. Яхшылап борганнан соң, шарга кирегә таба әйләнергә мөмкинлек бирәбез. Бу тәҗрибә ярдәмендә суның шар стенасы буйлап агуы күренә. Икенче төрле аны үзәктән качу көче дип атыйлар. 
Наилә лимоннан электр энергиясен «алып» күрсәтте. 
Кирәк:
Лимон кисәкләре
Бакыр чыбык
Кадак
Мультиметр 
Кечкенә лампочка 
Иң башта бакыр чыбык белән кадакны әйләндереп алабыз. Шушы рәвештә унлап кадак әзерлибез. Шуннан соң лимон кисәкләренең бер ягына кадак, ә икенче ягына чыбык беркетәбез. Чираттагы эш — мультиметр ярдәмендә көчәнешне үлчәү. Көчәнеш якынча ике вольт тирәсе күрсәткәч, лампочканы «кабызып» карыйбыз. Никель һәм бакыр ике төрле металл булганлыктан, аларны кислоталы мохиттә кушсаң, химик рекция башлана. Нәтиҗәдә, ул көчәнеш ярдәмендә, потенциаллар аермасы барлыкка килә, һәм лампочка яна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев