Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Энҗе бөртекләре

Таныш булыгыз – бу сөйкемле кызчыклар Чаллы шәһәренең 9нчы «Алан» балалар бакчасында оешкан «Энҗе бөртекләре» бию төркеме кызлары. Үткән ел алар «Беренче адымнар» региональ бәйгесендә 3нче, «Solo Dance Chelny» Россиякүләм бәйгесендә 2нче урын алганнар.

«Энҗе бөртекләре» төркеме кызлары мәктәпкәчә оешмалар арасында үткән «XXI гасыр йолдызчыклары» шәһәркүләм бәйгесендә ике ел рәттән җиңүче булганнар. Быел алар төзүчеләр биюе белән чыгыш ясаганнар. Моның өчен сары төстәге махсус костюмнар тектергәннәр.

Төркемнең җитәкчесе Энҗе Исламова биюләрнең һәм костюмнарның үзенчәлегенә зур игътибар бирә. Һәр яңалыкны репертуарга кертергә тырыша. 12 ел музыка җитәкчесе булып эшләгән ул. Шуның 9 елын 9нчы балалар бакчасында. Бакчада бик күп бәйрәмнәр оештырыла, моннан тыш Энҗе апалары балаларны шәһәркүләм, республикакүләм бәйгеләргә дә әзерли.

Энҗенең үзендә биюгә мәхәббәтне «Аксель» бию төркеме (җитәкчеләре Зилия Имаметдинова) уяткан. Бүген биюче кыз Халыклар дуслыгы йортында оешкан “Сарасвати” һинд биюләре төркемендә дә чыгыш ясый.

«Энҗе бөртекләре» төркеме кызлары мине төрле гимнастик күнегүләр ясап шаккатырдылар, үзләренең үскәч кем булырга теләүләрен дә сөйләп өлгерделәр. Табип, пешекче, чәчтараш, тәрбияче, пианист-музыкант... һәм йолдыз булабыз дип тә өстәделәр кызлар. Аларның балалар бакчасын тәмамлап мәктәпкә барыр вакытлары җиткән. Кызларга һәм җитәкчәлере Энҗе апаларына уңышлар телик!

Ләйлә Мирзаһитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев