Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Эльвира Хамматова: "Гомер болай да, тегеләй дә үтә!"

Танылган җырчы Эльвира Хамматова инстаграм битендә болай дип язган:

"Гомер үткәне сизелми дә бит...

Кечерәк чакта әниемнең әнисе Әсма әбием кабада йон эрләгәндә уфтанып җырлый, елый иде. Тормышның ачысын - сугышны, ачлыкны, ялангачлыкны күргәнен сөйләп, "Үтә гомерләр", ди торган иде.
Хәзер без яшибез "Гомер үтә" дип!!! Диңгезгә ялга бара алмаганга уфтанып, затлырак тунга акча җыеп, күрешеп, утырып сөйләшергә вакыт таба алмыйча...
Гомер болай да, тегеләй дә үтә! Асылы гына күпләр өчен табышмак...
Яши-яши, хаталар ясый-ясый гына ирешәбез "акыл"га да, ә иң мөһиме - мин үз картлыгымны инде күз алдына китерәм. Балаларыма, оныкларыма киңәш бирерлек, юл күрсәтеп җибәрердәй әби булырга иде дип хыялланам.
Үтсә дә Гомер, Вакыт күрсәтер! 
Үкенмик, уфтанмыйк, БҮГЕН яшик!!!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев