Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Елмаеп алыйк әле

Балалар сөйләшә

 

– Әти, ударник булсам, син миңа мең сум акча бирермен, дигән идеңме әле?

– Әйе, улым.

– Котлыйм, әти, мең сумың үзеңдә калачак!

 ***

– Марат, менә сиңа унике конфет, яртысын энеңә бир.

– Ярый, бер өчесен бирермен.

– Яртысы – өч кенә булмый бит инде! Саный белмисең мәллә?

– Мин беләм. Энем белми.

***

Музыка дәресендә укытучы Илһамны ачулана:

– Илһам, мин сине соңгы кат кисәтәм! Әгәр үзеңне начар тотсаң, әти-әниләреңә музыкадан сәләте бар, дип әйтәчәкмен. Аннан музыка мәктәбендә дә укып йөрисең булыр!

***

Әтисе улына аңлата:

– Онытма, улым, без менә шушы җирдә яшибез, эшлибез...

– Ә мин җирдә эшләргә җыенмыйм, – дип бүлдерә аны улы, – Мин космонавт булачакмын, әти!

***

- Әни, ә нигә әтинең чәчләре бик әз?

- Акыллы булганга.

- Ә синеке нигә шулай күп...

- Авызыңны йом да, аша.

***

Тәрбияче:

- Балалар ашар алдыннан ни өчен кулларны юалар, беләсезме?

- Беләбез, калаклар пычранмасын  өчен.

***

укытучы

- Буген мин сезгә Пифагор теоремасын исбатлап күрсәтәм

- Кирәк түгел, без сезгә болай да ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев