Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Экран – күңел көзгесе»

Лия Заһидуллина белән әңгәмә. Бүгенге көн журналистикасына бер караш. Әңгәмәдәш - Лиана Габбасова.

Актриса, журналист, сөйләмнең бөтен нечкәлекләрен белүче шәхес, гомумән, үзенчәлекле кеше... Сүзем кем турында дисезме? Әлбәттә, Лия Михайл кызы Заһидуллина хакында. “Алтын каләм” республикакүләм фестивалендә миңа да аның белән әңгәмә корырга насыйп булды.

-Бүгенге көндә телевидение нихәлдә?

-Әлбәттә, элекке чорлар белән чагыштырсаң, бүгенге көндә яңалык күп. Ләкин репортаж ясарга әзерләнмичә барган журналистлар бар. Корреспондент темасына карап, нинди дә булса информация тупларга тиеш. Элек исә материалны бер тапкыр гына төшерәләр иде, ләкин барсы да тере иде. Телевидение бик нык үзгәрде: шәхес нидер эшләп карый, өйрәнә торган тапшырулар азайды.

-Ничек уйлыйсыз, профессиональ журналист булу өчен журналистика факультетына керергәме, яки филология сайларгамы?

-Бу мөһим түгел. Коллегаларым арасында бөтенләй химия бүлеген, КАИ бетергәннәр дә бар. Монда тәҗрибә һәм практика зур роль уйный. Журналистларның һәрберсенең дә үз темалары бар, моны бары тик кечкенә телекомпанияләрдә генә бүлеп булмый. Шуңа да анда эшләүчеләр барысын да эшли белергә тиеш.

-YouTube телевидениены алыштыра аламы?

-Юк. Алар нәкъ менә телевидениедән үсеш алган да бит инде. Тамашачыларга профессиональлек, сыйфат мөһим. Ләкин бүгенге көндә барысына да урын җитә, дип уйлыйм.

-Сезнең театр, киноны ташлап калдыру теләгегез бар идеме?

-Беркайчан да. Мин телевидениедә 52 ел эшләдем. Уйлап табарга, язарга, үземә көн программалары төзергә яратам. Үз эшен яраткан кешедә мондый уйлар туарга тиеш түгел. Тик шулай да бу һәр кешенең үз эше.

-Телевидение идеаль булсын өчен нәрсә кирәк?

-Журналистның төп эше – экранда ачылу. Экран – кеше күңеленең көзгесе. Шулай ук, бөтен жанрда да чыгышлар булырга тиеш, дип саныйм. Монысы инде сез – булачак журналистлар өстендә. Киләчәк бары тик сезнең кулда. Сезгә алдагы буын грамоталы, матур, профессиональ язсын өчен тырышырга кирәк.

Лиана Габбасова,

Әгерҗе районы, Девәтернә авылы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч!