Дуслыкның төп кагыйдәләре
Моны һәркем белергә тиеш.
Дуслыкның төп кагыйдәләре
- Әгәр дустың үзен сиңа карата ямьсез тотса – бу турыда аңа турысын әйт. Башка болай эшләмәвен сора. Чын дус сүзләреңне игътибарсыз калдырмас.
- Үзең дустыңны үпкәләтсәң дә гафу үтенергә оялма. Бәхәстән ике якны да канәгатьләндерерлек юлны табарга тырышыгыз.
- Дуслар – синең копияң түгел, алар син яраткан нәрсәләрне генә яратырга, синеңчә генә уйларга тиеш түгел.
- Дуслардан синең белән генә дус булуларын таләп итәргә ярамый. Алайса бу – дуслык түгел. Ә төрмә булачак.
- Дуслар белән охшаш якларыгыз күп булса да, һәркемнең үз теләкләре, фикере, мәнфәгатьләре бар. Аларны хөрмәт итәргә кирәк.
Кызыклы фактлар
- Дөньякүләм сораштыру нәтиҗәләре буенча (ә анда 50 шәһәрдән 10 мең кеше катнашкан) иң дустанә шәһәр Сидней икән.
- Төньяк Каролина университеты галимнәре шундый нәтиҗә ясаган: үзара дустанә мөнәсәбәтләрдә булган кешеләр азрак авырыйлар!
- Шимпанзе, бабуин, гиена, ат, дельфин, ярканат, филләр кешеләр белән гомер буе дус булып яши ала.
- Нәниләр 9 айлык чактан ук дусларча мөнәсәбәткә тартыла башлый.
- Социаль челтәрләрдәге кулланучыларның 90% ы дуслык реаль тормышта гына булырга мөмкин дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев