Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Диллон 4 көн эчендә китап язган!

Икен­че сый­ныф­та уку­чы си­гез яшь­лек ма­лай уз­ган ел­ның де­каб­рен­дә ки­тап яз­ган. Һәм аны җир­ле ки­тап­ха­нә­гә алып ба­рып, киш­тә­гә ку­еп кал­дыр­ган. Ягъ­ни шу­лай итеп үз-үзе­нә «пи­ар» яса­ган! Хә­зер исә аның бу ки­та­бын чи­рат то­рып укый­лар икән.

АКШ­ның Ай­да­хо шта­тын­да­гы Бой­се ка­ла­сын­да яшәү­че Дил­лон Хел­биг үзе­нең кы­зыл блок­но­тын­нан чын ки­тап яса­ган: ул Яңа ел бе­лән бәй­ле ма­вык­тыр­гыч та­рих яз­ган. Бу та­рих ма­лай­ның үзе­нә дә бик оша­ган һәм ул аны баш­ка­лар бе­лән дә ур­так­ла­шыр­га бул­ган. Һәм әби­се бе­лән якын­да­гы ки­тап­ха­нә­гә ба­рып, 81 бит­ле «ә­сәр­»ен ки­тап киш­тә­се­нә ку­еп кал­дыр­ган. Бер көн­нән Хел­биг янә ки­тап­ха­нә­гә кил­гән һәм... үз ки­та­бын тап­ма­ган. Шун­нан соң ул бу хак­та әни­се Сюзан Хел­биг­ка әйт­кән. Ә әни­се улы­ның бе­рен­че ки­та­бы ха­кын­да ях­шы­рак бе­ле­шер­гә бу­лып, ки­тап­ха­нә­гә шал­ты­рат­кан. Блок­нот­ны ки­тап­ха­нә җи­тәк­че­се Алекс Харт­ман хи­кә­я­ләр бү­ле­ген­нән та­бып ал­ган икән. Һәм ма­лай яз­ган та­рих­ны үзе­нең 6 яшь­лек улы­на да укып чык­кан. Шәп бул­ган ин­де ки­тап­ның сю­же­ты! Күз ал­ды­на ки­те­ре­гез – бәй­рәм чыр­шы­на бер­ке­теп ку­ел­ган йол­дыз шарт­лый һәм ма­лай пор­тал бу­ен­ча 1621 ел­га ба­рып элә­гә.

Ки­тап­ны ма­лай ни­ба­ры 4 көн эчен­дә яз­ган. Ан­на­ры аны төс­ле ил­люст­ра­ци­я­ләр бе­лән би­зә­гән. Ки­тап­ха­нә­че­ләр Дил­лон­ның ки­та­быз гра­фик ро­ман­нар бү­ле­ге­нә куй­ган­нар. Һәм ки­тап­ның элект­рон вер­си­я­сен дә эш­ли баш­ла­ган­нар. Яшь ав­тор исә ки­тап­ның дә­ва­мын яза баш­ла­ган. Бу юлы ул ба­ла­лар бак­ча­сын­да­гы шкаф һәм курт­ка­лар бе­лән бәй­ле ма­җа­ра­лы та­рих икән.

Ма­лай «Иң ях­шы яшь язу­чы» ди­гән исем­гә ла­ек бул­ган! Хә­зер ин­де Дил­лон­ның класс­таш­ла­ры да үз та­рих­ла­рын яза­лар ди.

За­һи­рә НИГЪ­МӘ­ТУЛ­ЛИ­НА,  Чал­лы шә­һә­ре, Үзәк ки­тап­ха­нә­се хез­мәт­кә­ре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев