Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Чит телләр өйрәнәбез

Әйдәгез, бергәләп, чит телләр өйрәнү турында сөйләшәбез!

Телләр өйрәнү безгә иң-иң канәгатьлек бирә торган эшләрнең берсе дә бит әле ул. Инглиз телен су урынына эчүчеләргә, әйтик, менә, кызыкмас идегезме үзегез? Яисә Франциядә французлар белән аңлашырлык дәрәҗәдә французча сөйләшүчеләргә? Ни генә әйтмә, тел белү – зур мөмкинлек.

Чит телләр өйрәнү – иң файдалы шөгыльләрнең берсе. Яхшы беләсеңме син аны, ипи-тозлыкмы – ничек кенә булмасын, барыбер белү белмәүгә караганда яхшырак бит.

Һәм әле шунысы да кызык – бу шөгыльнең иге-чиге юк. Бердән, теге йә бу телне мин инде камил беләм, дип әйтү үзе үк бәхәсле, икенчедән, дөньяда син өйрәнергә теләгән телләрнең бетәсе дә юктыр.

Дөньядагы иң бөек полиглотларның берсе – венгер тәрҗемәчесе Като Ломб була. Ул 16 телдә аралаша алган.

Теләк һәм мөмкинлек кирәк

Тел өйрәнү өчен теләк һәм мөмкинлек кирәк. Теләк булганда, без йөз төрле мөмкинлек табабыз. Ә теләк булмаса, өйрәнмәс өчен дистәләгән сәбәп. Шуңа күрә, иң башта максатны ачыкларга кирәк: без теге йә бу телне ни өчен өйрәнәбез соң? Чит илгә күчү өченме, хезмәт хакы зуррак булган эшкә керү өченме, әллә бу безнең хоббимы?

 

Яшь мөһим түгел

Америка галиме Ричард Спаркс чит телләр өйрәнү өчен тумыштан килгән сәләт кирәк түгеллеген дәлилләгән. Алай гына да түгел, зуррак яшьтә тел өйрәнү җиңелрәк тә икән әле.  

Иң нәтиҗәле алымнар

Беренче зат авызыннан

Иң нәтиҗәле дип «Беренче зат авызыннан» методикасы исәпләнә икән. Бервакыт башлангыч сыйныф укучыларына туры сөйләмле һәм хикәяләү алымы белән язылган ике текст тәкъдим ителгән. Һәм ни гаҗәп, укучыларның 98 проценты нәкъ менә туры сөйләмне хәтерендә калдырган.

Көн саен 30 сүз

Телне үзләштерүнең тагын бер нәтиҗәле ысулы: көненә 30 сүз өйрәнү. Шуның бишесе – фигыль булырга тиеш. Әйтик, бүген «А» хәрәфенә башланган утыз сүз, иртәгә «Б» хәрефенә. Монда төп кагыйдә – сүзләрне көн саен ятларга кирәк, Үзеңә ял бирергә ярамый.

Җыр аша тел өйрәнәбез

Телне җырлар аша өйрәнү шулай ук кызык. Бер үк текстны кат-кат кабатлау сөйләмне шомартырга мөмкинлек бирә. Җыр сүзләре ул, ни әйтсәң дә, образлы сөйләм.

Берлиц алымы.

Бу алым телне аерым ситуацияләр аша өйрәнүне күздә тота. Әйтик, без менә хәзер өстәл артында. Алдыбызда тәлинкә, калаклар. Кеше башта сүзләрне истә калдыра, аннары гына грамматиканы. Грамматика, әйтерсең лә, безнең сөйләмгә үзеннән-үзе килеп керә.  

Киңәш-табыш

* Чит телләрне үзлегемнән өйрәнермен дип ышанма. Моңа бик сирәкләр генә сәләтле була. Репетитор белән син яхшы нәтиҗәгә тизрәк ирешәчәксең.
* Тел өйрәнү өчен билгеле бер вакыт билгелә. Тел өйрәнү белән даими, ягъни көн саен шөгыльләнергә кирәк.

* Дәреснең гел җитди булуы мәҗбүри түгел. Ул дискуссия рәвешендә дә булырга мөмкин. Китап уку, кино карау да, сүзләрен аңларга тырышып җыр тыңлау да.  
* Сүзлек запасын киңәйтү өчен карточкалар яса. Әйтик, карточканың бер ягында инглиз сүзе булсын. Икенче ягында – татарчага тәрҗемә. Көненә бер-ике мәртәбә карточкалар белән эшләп алу – нәтиҗәле ысул.
* Чит илләргә сәяхәт кыл.
Тел син шул мохиттә яшәп алсаң гына чын-чынлап кирәк була.
Сөйләшмисез икән, тел өйрәнү мәгънәсез бер эш булып кала. Скайп аша башка тел өйрәнүчеләр белән элемтәгә керү мөмкинлеге дә бар.
* Фильмнарны субтитрлар белән кара.
* Тел өйрәнү өчен яхшы дәреслекләр эзләп тап..
Иң элек алфавит өйрәнергә онытма. Авазларны дөрес итеп өйрәнергә кирәк. Югыйсә, башлангыч чорда ничек өйрәнсәң, шул хәтердә кала.

* Тел өйрәнәм, дип максат куй. Әйтик, аена ике йөз яңа сүз.

Хәйләләр

Психологлар фикеренчә, чит телдәге сөйләмне тыңлаганда, һәр сүзне аңларга тырышу дөрес түгел. Сүзнең ни турында барганын чамалау да җитә. Һәр сүзнең тәрҗемәсен эзләмәскә кирәк, диләр алар, гомуми мәгънәсен генә аңларга тырышабыз.

Англиягә, Испаниягә бару мөмкинлеге юк икән, монда да «шушы ил мохите» тудырырга була. Интернет аша бу бүген, чыннан да, мөмкин.

Барлык телләрдә дә бер төслерәк яңгырый торган сүзләр була. Бу юл белән дә без сүзлек запасын хәйран киңәйтә алабыз.

Тәрҗемә эзләгәндә, сүзләрне рәсемнәр аша хәтердә калдыру да булыша икән. Телне яхшы белү, ул бөтен сүзне дә белү дигән сүз түгел. Без хәтта туган телебездә дә бөтен сүзләрне белеп бетермәскә мөмкинбез. Артык күп сүз ятлау белән мавыгу кирәкми. Башта иң гади һәм кирәкле сүзләрне генә өйрәнәбез. Бездә бик күп аудио-курслар бар. Аларны юлда тыңларга була. Сүз уңаеннан, күбрәк тел белгән саен, икенчеләрен өйрәнү җиңелрәк булачак.

Теге йә бу телдә аралашу өчен берничә сүз белү дә җитә.

Чит телдәге сүзне нәрсә белән булса да чагыштырып, теге йә бу сүзгә ошатып истә калдыру уңайлырак.  

Бүген тел өйрәнү өчен безгә акча да, чит илгә бару да, балачакка кире кайту да кирәк түгел.

Планетадагы халыкның яртысыннан артыгы бер телдән күбрәк тел белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТЕЛ телләр тәрҗемә полиглот чит телләр