Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Чәчһәвәс Илназ Кадыйров: «Соңгы очрашу күңелемә әйтеп бетермәслек хисләр белән уелып калды»

Без дә балаларыбыз белән, нәкъ шулай аралашабызмы соң? Әллә инде телефоннарыбызга багынып чокынабызмы?

ТНВ телеканалында баручы «Мин» тапшыруы аша күпләргә таныш чәчһәвәс, стилист Илназ Кадыйров үзенең Инстаграм битендә милли тәрбия, аталар һәм балалар мөнәсәбәте буенча постлар урнаштыра. 

Аның кореялылар гаиләсе турында язган фикере дә игътибарга лаек:

«Миңа чәч ясатырга бик күп күркәм кешеләр йөри. Алар арасында кореялылар да бар. Җыелып килеп керәләр дә үзләреннән соң ниндидер җылылык калдырып китәләр. Беркөн әтиле-уллы кореялылар салоныбызның ишеген шакыды. Даими кунакларым. Ишарәләр, кыска җөмләләр белән аралашырга күнектек инде. Иң әүвәл тәрҗемәче, бик мөлаем татар кызы Лилия алып килеп таныштырган иде. Ул корея кешеләренә үз туган телләрендә аңлата, ә миңа, әлбәттә, сөекле татар телемдә тәрҗемә кыла. Менә шулай якын дусларга әйләндек тә. 


Соңгы очрашу күңелемә әйтеп бетермәслек, ихлас, самими, яратулы, тәрбияле, әхлаклы хисләр белән уелып калды. Әти кешенең чәчен кискән арада, улы бер ун минут чамасы телефонда актарынды. Болай гына түгел, эшлекле баскалау иде булса кирәк. Чөнки телефонын әтисенә китереп күрсәткәләп торды. Шушы багыну нәрсәсеннән нидер укып аңлаштылар да үзара сөйләшүгә күчтеләр. Бу әңгәмәнең көчле мәхәббәт, кадер дулкыннарында баруына исем-акылларым китте. Ярты сәгатьтән артык күпме мәгънәле сүз, тыгыз мөнәсәбәт, ярату яңгырап торды. Тезелеп киткән җөмләләрнең ни аңлатканың, әти һәм улның нәрсә турында гапләшкәнен белмәсәм дә, әлеге күренеш, халәт минем җанымда шатлык, сабыйларча, юк әтиләрчә, юк кешеләрчә сөенү уятты. Бик җиңел, ихлас, каршылыкларсыз сөйләште алар. Ата кешенең йөзендә бер грамм да җитдилек, каш җимерү юк иде. Исендә дә юк иде. Гел елмаеп утырды. Егерме яшьлек ул, хәтта, балаларча кыланып та алды кебек. Мин сокланып, моңлы җыр тыңлаган кебек булдым. Кечкенә генә нинди гүзәл мизгел. Уйга салырлык үрнәк күренеш бу! 


Без дә балаларыбыз белән, нәкъ шулай аралашабызмы соң? Әллә инде телефоннарыбызга багынып чокынабызмы? Үзем дә күп очракта әнә шул кара шакмакка төбәлеп утырам. Әйе, сабыйларыбыз безнең игътибарны көтә. Безнең тәрбиягә сусап яши алар. Ни чәчсәң, шуны урырсың, дип әйтеп тә калдырганнар бит. Киләчәкне, картлыкны шау чәчәкләргә төреп каршы алу - ул безнең бүгенге орлыкларыбыз!»

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X